7 июнь 2016 яңалыклары
-
Исемдә калганнардан
Тәкәнеш районыннан Саба районына күчкән чаклар. Урында хәл итәрдәй мәсьәләләр буенча да Кукмарага барырга мәҗбүрбез. Бервакыт ат җигеп, Кукмарага җыелышка киттем. Кыш җитеп, чана юлы төшкән вакыт. Көн аяз, юл әйбәт. Җыелыш тәмамланып, кайтырга чыккач, Кәчимирдә коелы өй турында туктап, атыма су эчердем. Шулчак бер апа чиләкләр белән суга чыкты....
-
Райондашыбызга “Татарстан Республикасының мактаулы төзүчесе” дигән исем бирелде
Күпьеллык тырыш хезмәте өчен һәм 75 яшьлек юбилее уңаеннан, 1970-2001 елларда Кукмараның баш архитекторы булып эшләгән Закиров Рәфкать Ибраһим улына "Татарстан Республикасының мактаулы төзүчесе" дигән исем бирелде.
-
Маликовлар “Играй, гармонь” тапшыруында төшеп кайтканнар
- Быел консерваториянең гобой классын тәмамладым. Нәфкать Нигъмәтуллин төркемендә музыкант булып эшлим. Тиздән "Санта" балалар лагерена вожатый булып китәм. Җәен күп дусларым гаилә кора, бер мин генә буйдак булып калам ахрысы. Һәр ел саен диңгезгә барып ял итә идем. Әмма быел өлгереп булмас кебек, Нәфкать абыйның концертлары бик күп. Аның...
-
Иртәгә кукмаралыларны “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе кабул итәчәк
8 июньдә 11.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Үзәк китапханә бинасы, адресы: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 36) "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Воропаева Татьяна Васильевна халыкны кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон: 2-65-14
-
Шәкерт булдык (шигырь)
Ак яулыклар ябып шәкерт булдык, Намаз укып гамәл кылабыз. Раббым - Аллаһ, динем - ислам дине, Кәгъбәтулла - безнең кыйблабыз. Нур тавында гасырларны нурга төреп, Җәбраил фәрештә белән Коръән иңде. Үрнәк ал син, төзәт кальбең Коръән белән, Рәсулүллаһ әхлагы Коръән иде. Иман китер, намазга бас син дә Аллаһ юлы итәр...
-
Танылган актер Сергей Безруков әти булырга җыена
Танылган актер Сергей Безруковның хатыны бәби көтә. Бу хакта актерның матбугат сәркатибе Лиана Хөсәенова җиткергән. "Алда көтелгән "Кинотавр" фестивалендә ыгы-зыгы һәм шау-шу тудырмас өчен, бу хакта алдан ук хәбәр итәргә булдык. Сергей Безруков әти булачагын бүген үк матбугат аша хәбәр итеп куярга теләде", - дигән ул. Исегезгә төшерәбез, Сергей Безруков...
-
Коточкыч һәлакәт: автомобиль таудан тәгәрәгән
Юл-транспорт һәлакәте кичә Әлмәт районында булган - салонда ике пассажиры булган автомобиль таудан аска тәгәрәгән. Урсалы авылыннан ерак түгел урында яшьләр ял итәргә таулы урында тукталган. Йөртүче машинаны кул тормозына куярга оныткан, шуның аркасында машина чокырга тәгәрәгән. Ул вакытта салонда булган яшьләрдән руль артындагы егет кенә сикереп төшеп кала алган....
-
Ураза турында хәдисләр
Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: "Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве - тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр". "Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе - ифтар вакытында уразадан чыкканда сөенү, икенчесе - Кыямәт көнендә, уразаның савабы белән сөенү". "Ураза тотучы кешенең ифтар...
-
Кукмара музее хезмәткәрләре бер Сабантуйдан да читтә калмады (фото)
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Свердловск өлкәсе Сысерть районы Кадниково авылында уздырылган халыкара авыл бәйрәме "Сабантуй - 2016" да, Казан шәһәрендә һәм Кукмара бистәсе Сабантуйларында катнашты. Бәйрәмдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан татар халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган күргәзмәдән халык бик канәгать калды. Сабантуй кунаклары сыннар янында...
-
Кызыл Тау авылыннан Никонор Федоров балаларга бүләк ясады (фото)
Кызыл Тау авылына Түбән Камадан кунакка кайткан идем. Андагы балалар мәйданчыгын күреп шаккаттым. Әлеге матурлыкны авылдашыбыз, алтын куллы Никонор абый Федоров тудырган. Атынгычлар, ял беседкасы, эскәмияләр генә түгел, агач атларга кадәр бар анда. Мәйданчыкта балалар уйнап туя алмыйлар. Авылны ямьләндереп җибәргән, балаларга сөенеч бүләк иткән Никонор абыйга рәхмәтебез зур. Светлана.