Исемдә калганнардан
Җәйге җылы көн. Йомшак чирәм балаларның ялан аякларын иркәли. Кечкенә инеш янына әби-чәби, апалар, бала-чага кайнаша. Уразай авылыннан Равия апа Камалиева, Сабантуйга тартырга дигән бодаен инеш суында юган да, апа-ак капчык өстенә кибәргә тараткан. Камыр уңа болай итсәң, шуңа тырышуым, ди ул. Кемдер бәбәй арбасындагы җиз бизәкләрне ком белән ышкып...
Җәйге җылы көн. Йомшак чирәм балаларның ялан аякларын иркәли. Кечкенә инеш янына әби-чәби, апалар, бала-чага кайнаша. Уразай авылыннан Равия апа Камалиева, Сабантуйга тартырга дигән бодаен инеш суында юган да, апа-ак капчык өстенә кибәргә тараткан. Камыр уңа болай итсәң, шуңа тырышуым, ди ул. Кемдер бәбәй арбасындагы җиз бизәкләрне ком белән ышкып ялтырата. Аның исә бәйрәмдә бәбәй тартып кунакка барасы бар. Җиз самавыр, поднос, комганнар да кояшта ялтырыйлар...
Без өйгә кайтып озак та тормадык, әти Герман сугышы башлануы турында куркыныч хәбәр җиткерде. Аны яу кырына озатканда миңа 4 яшь 8 ай, сеңлемә 3 яшь тә тулмаган иде әле. Әти киткәннән соң туган энебез нибары бер атна гына яшәде.
...Сугыш күрмәгәнне күрсәтте. Авылга фронттан килгән иң беренче үлем хәбәрен дә без алдык. Әтиебезнең гомере 1942 елның 2 февралендә Смоленск өлкәсендә өзелгән иде. Ул елларда кышның салкынлыгын да әйтеп бетерерлек булмады, хәтта әти утырткан алмагачларга кадәр өшеде.
Ачлык-ялангачлык та үзәкне өзде. Ипи юк, бәрәңгене заданиегә бирәсе. Җир туңдырганда гына җыеп алынган бәрәңге чери дә бит әле ул. Яз көне колхоз басуын сукалаганда җир астыннан чыккан бүлбеләрне чүпләп, инеш суында юабыз да, әби аларны учак көлендә пешереп бирә. Алабута орлыгы җитешкәч, аны уып киптерәләр, сугалар, җилгәреп, орлыгын тегермәндә тарталар иде. Шул онны кыргычта кырылган бәрәңгегә кушып, аннан ипи пешергәннәре истә. Үсә төшкәч, басуга башак җыярга чыгаралар иде. Көнлек хезмәт өчен 200 грамм тирәсе икмәк бирәләр. Аның тәмлелеген әйтеп бетереп булмый. Чеметеп кенә кабып, калганын өйгә алып кайта идек. Иң авыры ирләре яу кырыннан кайтмаган хатыннар җилкәсенә төште. Ат белән бәрәңге утыртыла башлагач та, аларга чират июнь аенда гына җитте.
Эшли башлагач, балалар белән Ульян каласына барырга туры килде. Ленин музеенда экспонатлар карап йөргәндә бер кыз яныма килде дә: "Апа, анда кипкән сыер пәрәмәче куйганнар", - ди. Барып карасам, ул алабута ипие булып чыкты.
Кибетләрдә ипиләр сатыла башлагач, аны көн буе чират торып ала идек. Машина көтеп иң элек Янилгә, я Зур Сәрдеккә кадәр кайтасын, аннан соң 7-8 чакрым җәяүләп атлыйсың. Аркага асып кайта торгач, кайбер ипиләр умач кебек вакланып беткән була иде. Аларны инде тәлинкәгә саласың да, кашык белән ашыйсың.
Мичкә ягарга утын, кием-салым булмау шулай ук иң төп мәсьәләләрнең берсе иде. Көтүлектән җыелган сыер пәрәмәчләре, чылатып, киптерелгән тиресләр - һәммәсе дә утын урына кулланылды. Бервакыт күрше Әсмабикә апаның көтүгә чыккан ике улы да көзге яңгырда юешләнеп, киемнәре мамма су булып кайталар. Алмашка икенчесе юк. Нишләргә белмәгән ана кеше балаларының киемнәрен казанга тутыра да, учак өстенә куя. Мичтәге тирес акрынлап янган, киемнәрнең дә киярлеге калмаган иде. Сугыш чоры балаларының аяк киеме күтәртмәле чабата булды. Әмма андыйны да күтәрмә ясап, аны чабатага беркетеп бирүче булганнар гына киде. Аякларны язгы сулардан саклый иде ул.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Кукмара 1нче мәктәбендә укыганда әтисе сугышта үлгән балалардан интернатта торган өчен акча түләттермәделәр. Кичкә тәмле итеп аш пешерәләр иде. Бу мәктәп директоры Хәким Хәйруллинның тырышлыгы булгандыр.
Авылыбызда күп кеше итек баса, хатын-кызлар шәл бәйли, балта осталары да бар иде. Мин шәл чите бәйләргә икенче класста укыганда өйрәндем. Кышкы озын кичтә Мәликә апаларның (мәрхүмә инде) өендә кич утырган истә.Зур өстәл уртасында бишле сукыр лампа яна. Өстәл тирәли Мәдинә, Сөмбел, Миннегөл, Фирдәүсә, Асия, Нурия, Гөлҗиһан, Равия, Резидә һәм мин утырабыз. Шәл бәйләү гомерлек һөнәр, тормышның очын очка ялгау өчен акча табу чыганагы булды. Кукмарага күчеп яши башлагач, син шәл бәйлисең икән, дип килеп тикшереп тә йөрделәр әле. "Сатып алырга акча җитми, әнигә һәм үземә кирәк", - дигәч сүз әйтмәделәр.
Гомер буена "әти" сүзен әйтә алмаган, ул алып биргән киемне кимәгән, тәм-томнарын ашамаган ятимнәр инде үзләре әби-бабай. Быел да аларга я бүләк, я ярдәм бирергә кирәк, дип санамадылар. Сугыш ятимнәренең дә сафы елдан-ел сирәгәя. Безнең күрше-тирәдә дә 12се генә исән-сау.
Бар халык аяз күк астында яшәсен, сугышлар була күрмәсен.
Асия ГЫЙНИЯТОВА, Зур Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев