Агачларым яңа күләмәк кигән (шигырь)
Агачларым яңа күлмәк кигән, Табигатьнең гүзәл мизгеле... Барча галәм әллә туктаганмы, Югалтканмы әллә тизлеген? Бар җиһан тын, нидер булыр төсле, Авыр тойгы өзә бәгырьне. Ничә кабат йөрәк ымсынгандыр, Күрәм, диеп тик шул каберне. Еллар көтте, әмма ышанмады, Өчпочмаклы хатны саклады. "Ватан өчен!"дигән хәбәр килде, Аның улы илне сатмады. Чит җирләрдән...
Агачларым яңа күлмәк кигән,
Табигатьнең гүзәл мизгеле...
Барча галәм әллә туктаганмы,
Югалтканмы әллә тизлеген?
Бар җиһан тын, нидер булыр төсле,
Авыр тойгы өзә бәгырьне.
Ничә кабат йөрәк ымсынгандыр,
Күрәм, диеп тик шул каберне.
Еллар көтте, әмма ышанмады,
Өчпочмаклы хатны саклады.
"Ватан өчен!"дигән хәбәр килде,
Аның улы илне сатмады.
Чит җирләрдән кабереңне табып,
Бер уч туфрак сала алмады.
Картлыкның да картлыгына җитте,
Йөрәк, тәннәр күптән ямаулы.
Сабырлык та инде чамалы...
Ел да шулай, кайтмасын да белә,
Тик йөрәге никтер ышанмый.
Күптән кипкән канлы күз яшьләре,
Җаны еламыйча бушамый.
Сулыш алырга да кыймый тора,
Чыгармыйча галәм тыннарын.
Җир ана да һаман көтә әнә,
Кайтмый калган газиз улларын.
А.Вәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев