Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Хушлашу (шигырь)

Ландыш Равилова Зур Кукмара авылында яши. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы ак калфак һәм ак калфаклылар турында шигырь бәйгесе игълан иткән иде. Анда Ландыш "Ак калфак -ак нур!" исемле шигыре белән өченче урынны алды, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә бүген Ландышның дебюты -...

Ландыш Равилова Зур Кукмара авылында яши. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы ак калфак һәм ак калфаклылар турында шигырь бәйгесе игълан иткән иде. Анда Ландыш "Ак калфак -ак нур!" исемле шигыре белән өченче урынны алды, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә бүген Ландышның дебюты - газетабызда аның беренче тапкыр шигъри тәлгәше бирелә.

Хушлашу

(Күптән түгел мәрхүм булган бер туганыбызның истәлегенә багышлана)

Кайттым, нигез, хәлең белим диеп,

Бәхиллегең алып китергә.

Сиңа тамган иде кендек каным,

Инде хәзер мине бәхиллә.

Кошлар гомерен кыска гомер, диләр,

Кеше гомере озын түгел лә.

Шул гомернең саллы өлеше үтә,

Нигезеңне кайтып күрмичә.

Инде соңдыр жанны алгысытып:

"Мин гаепле, кичер..." - дияргә.

Хатирәләр арасында йөреп,

Әнкәемә башым ияргә.

Әмма тыеп буламы соң

Януларын хәзер йөрәкнең?

Өермәләр булып кубарылган

Уйларымны ничек иярлим?

Әнкәем юк, аның исе дә юк,

Юк кытыршы назлы куллары...

Ләкин калган нигез, аның төсе булып,

Булып монда соңгы туганым!

Хәзер шушы нигез, шул минутта

Кыйбласы бөтен уйларның!

Аның аша, әнкәм-әткәм, сезгә,

Әби-бабам, сезгә сүз катам:

- Кичерегез мине, өзгәләнәм,

Сез көткәндә кайта алмадым,

Кичерегез мине, өзгәләнәм,

Бер гомергә бары соңладым...

Исән чакта әйтелмәгән рәхмәтләрем

Дога итеп сезгә юлладым!

Китәм, нигез, калаларга түгел,

Мәнгелеккә китеп барышым.

Соңгы туган, синең белән бүген

Уртаклашам сары сагышым...

Хуш, бәхил бул!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев