24 май 2016 яңалыклары
-
Рүзәл нигә култык таягы белән йөри?
"Яшьләр тукталышы" тапшыруының алып баручысы Рүзәл Әхмәдиевны соңгы фотоларда култык таяклары белән күрергә туры килде. - Сноубордта сикереп егылдым. Операция булды, шуңа култык таяклары белән йөрергә мәҗбүрмен. Күптән инде. 2 ай була. Хәзер тернәкләнүгә таба барам, - дигән Рүзәл, "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.
-
Һиндстанда дөя хуҗасының башын тешләп өзгән
Һиндстанда бәйләп куелган килеш көне буе кояш астында калган дөя хуҗасына ташланган. Фаҗига узган шимбәдә Раджастхан штатының көньяк-көнбатышында урнашкан Бармер шәһәрендә булган. Дөя йорт ишегалдында бәйләп куелган була һәм 43 градус эсселектә, кояш астында көне буе тора. Кунаклар белән матавыкланып йөргән хуҗа аны бәйдән ычкындырырга онытуын соң гына исенә төшерә...
-
Куркино авылыннан биш бала әнисе Римма Ракеевага “Ана даны- Материнская слава” медале тапшырылды
Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Куркино авылыннан биш бала анасы Ракеева Римма Ислан кызы Татарстан Республикасының "Ана даны- Материнская слава" медале белән бүләкләнде.
-
Корыган үлән һәм чүп яндырган өчен - штраф
Кукмара һәм Балтач районнары буенча күзәтчелек бүлеге кисәтә Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы арту сәбәпле, авыл җирлеге башлыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә һәм гражданнарга учаклар ягу, камыл, корыган үлән һәм чүп яндыру, янгын куркынычы тудырган эшләр башкару тыела. Бу таләпләрне бозучыларга карата закон нигезендә максималь административ җаваплылык...
-
Кукмарада Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек бара
Быел 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үтәчәк. Дәүләт статистикасының Кукмара районы бүлеге баш белгеч-эксперты Эльмира Хафизова хәбәр итүенчә, бу чарага әзерлек эшләре бара, исәбе алынырга тиешле объектларның исемлекләре төзелгән, аларның саны - 15213. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыллардагы...
-
Уку елы тәмамлана (БДИ көннәре)
Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Әмма малай-кызларның иркен сулыш алырга әлегә вакыты юк. Алар ел дәвамында тупланган белемнәрен йомгаклау контроль эшләрендә күрсәтә. Быел мәктәп белән саубуллашучыларның исә дулкынлануы көннән-көн арта гына бара. Соңгы кыңгырау чыңы белән алар өчен иң җаваплы чор башлана бит. Быел янә Татарстанның меңләгән укучысы...
-
Хушлашу (шигырь)
Ландыш Равилова Зур Кукмара авылында яши. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы ак калфак һәм ак калфаклылар турында шигырь бәйгесе игълан иткән иде. Анда Ландыш "Ак калфак -ак нур!" исемле шигыре белән өченче урынны алды, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә бүген Ландышның дебюты -...
-
Татарстанда 27 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 24 майда аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Төнлә яшенле яңгыр ява. Яшен вакытында көньяк-көнчыгыштан искән җил секундына 15-18 метрга җитеп көчәя. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 9-14 градус булса, көндез -...
-
Кукмара музеенда утырма узды (фото)
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда "Тимер юлга - 100 ел" дигән утырма узды. Музей хезмәткәре Лилия Галимуллина тимер юл тарихы һәм экспозициясе белән таныштырды. Утырмада Казан шәһәренең "Ислам динен кабул итүгә - 1000 ел" исемендәге мәдрәсә һәм "Гадел" мәчете мөгаллимәсе, Өркеш авылындагы "Фәниябикә" мәдрәсәсендә дини-әхлакый тәрбия курсларын оештыручы Фәния Җәләлиева...