Җиңү көне
Җиңү көне. 71 ел узган Рейхстагка флаг элгәнгә. Унсигезе тулар-тулмас булган Бик күпләрнең шинель кигәндә. Хәзер инде аксакаллар алар Сугыш хатирәсен саклаган. Алар теләге бер - тынычлыкта Салют кына атсын туплардан. Тыныч булсын дөнья, зәңгәр күктә Яңгыр болыты тик күкрәсен. Киләчәкнең туар ал таңнары Сугыш дигән афәт күрмәсен. Үлгәннәрнең каберен...
Җиңү көне. 71 ел узган
Рейхстагка флаг элгәнгә.
Унсигезе тулар-тулмас булган
Бик күпләрнең шинель кигәндә.
Хәзер инде аксакаллар алар
Сугыш хатирәсен саклаган.
Алар теләге бер - тынычлыкта
Салют кына атсын туплардан.
Тыныч булсын дөнья, зәңгәр күктә
Яңгыр болыты тик күкрәсен.
Киләчәкнең туар ал таңнары
Сугыш дигән афәт күрмәсен.
Үлгәннәрнең каберен хөрмәтлик тә,
Исәннәрнең белик кадерен.
Илен саклап яуга чыкканнарны
Онытмас һич тарих хәтере.
Харис МОСТАФИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев