Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сабыр булыйк (шигырь)

Үткәннәр искә төшәләр, Утырганда уйланып. Ничек кенә яшәсәк тә, Мәшәкатьле бу дөньядан, Юк, әле без туймадык. Авырлыклар артта калды, Булмаганнар да кебек. Авыр булса да, яшьлек бит Йөгерә-сикерә үтелгән ул, Чабышкы тайлар кебек. Һәр чорның да үз гамьнәре - Авырлык бар һәр җирдә. Түзем булсак, сабыр итсәк, Җиңәрбез без барын...

Үткәннәр искә төшәләр,

Утырганда уйланып.

Ничек кенә яшәсәк тә,

Мәшәкатьле бу дөньядан,

Юк, әле без туймадык.

Авырлыклар артта калды,

Булмаганнар да кебек.

Авыр булса да, яшьлек бит

Йөгерә-сикерә үтелгән ул,

Чабышкы тайлар кебек.

Һәр чорның да үз гамьнәре -

Авырлык бар һәр җирдә.

Түзем булсак, сабыр итсәк,

Җиңәрбез без барын да.

Нинди рәхәт яшәүләре!

Тирә-якка кара син.

Караңгылык капласа да,

Төннән соң бит килә көн.

Иртән балкый якты кояш,

Нур чәчә ул җиһанга.

Шау-гөр килеп, тату булып,

Беркайчан да бирешмичә,

Яшик әле дөньяда.

Ләбибә НИГЪМӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев