20 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Гөмбә йортлы да, машиналы да итә
Мамадышлылар өчен елның иң кулай вакыты җитте. Әлеге яклар гөмбәгә бай. Шуңа күрә иренмәгән һәркайсы гөмбә җыеп сатып, кышка азмы-күпме мая тупларга тырыша. Мамадышның "Сайкичү" базарында бүген гөмбә сәүдәсе гөрли. Биш литрлы уртача чиләк якынча 200-250 сум тирәсе. Мамадышлылар юлчыларга майлы, әтәч, усак, каен гөмбәләре, гөреҗдә тәкъдим итә. "Өстәмә керем...
-
iPhone урынына – кырлы стакан
Яшел Үзәндә ике кеше бер үк төрле юл белән кырыгалдарлар кармагына капкан. Алар интернет аша iPhone смартфонының соңгы моделенә заказ биргән. Яшел Үзәндә яшәүче бер ир-ат интернетта бер сайтка тап була һәм Санкт-Петербургта урнашкан фирманың 7,5 мең сумга iPhone смартфонының иң кәттә моделен сатуын күреп ала. Билгеле инде, бәя кызыктыра,...
-
Кукмарада “Экстремизмга – юк” айлыгы бара
30 сентябрьгә кадәр районыбызда "Экстремизмга - юк" дигән айлык уздырыла. Аның кысаларында мәгариф учреждениеләрендә тематик дәресләр, балалар бакчаларында әлеге темага карата рәсемнәр конкурсы, спорт чаралары үткәрү каралган. Айлык кысаларында Иске Юмья урта мәктәбе китапханәчесе Лидия Макарова Югары Юмья башлангыч мәктәбе укучылары белән "Без - экстремизмга каршы" дигән темага әңгәмә үткәрде....
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
(Кукмара, 20 сентябрь, "Хезмәт даны") Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 21 сентябрьдә синоптиклар аязучан болытлы һава торышы фаразлый, яңгыр явуы көтелә. Температура иртән +10, көндез +12 градустан артмаячак. Атмосфера басымы 752 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Һава торышы нинди булуга карамастан, кәефләрегез күтәренке, сау-сәламәт булыгыз.
-
«ВКонтакте»да хәбәрләр аша акча күчереп була
«ВКонтакте» социаль челтәре аша 100 сумнан 75 мең сумга кадәр акча җибәрергә мөмкин. (Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). «ВКонтакте» хәбәрләр аша акча күчерү сервисын эшләтеп җибәрде: кулланучылар шәхси хәбәрләр буенча үз банк карталарыннан 75 мең сумга кадәр акча җибәрә ала. Февральдә «Одноклассники» социаль челтәре дә шундый ук хезмәтне гамәлгә ашырган иде....
-
Күргәзмә-ярминкәдә номинацияләр буенча җиңүчеләрнең исемлеге
Поселокның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда мәгариф учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсе узу хакында ХӘБӘР ИТКӘН ИДЕК ИНДЕ. Ярминкәдә 30 мәктәп, 28 балалар бакчасы катнашты. Район мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләреннән оешкан жюри җиңүчеләрне билгеләде. Беренче, икенче, өченче урыннарны алучыларның исемлеге МОНДА Ә инде номинацияләр буенча җиңүчеләр түбәндәгеләр: "Борайдан әзерләнгән ризык" -...
-
Казанда узачак ярминкәгә районнан 30 мәктәп, 10 балалар бакчасы бара
24 сентябрьдә "Казан" агросәнәгать комплексында белем бирү учреждениеләренең республикакүләм ярминкәсе узачак. Анда мәктәп, көллият, өстәмә белем бирү үзәкләре һәм мәктәпара укыту комбинатларыннан 200дән артык коллективның катнашуы көтелә. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе, яшелчә, җиләк-җимеш, камыр ризыклары, тегеп, чигеп, бәйләп эшләнгән кул эшләнмәләре һәм башкалар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук укучылар көче белән...
-
Кукмара аграр көллияте яшь талантларны барлады
Кукмара агар көллиятендә "Алло, без талантлар эзлибез!" дигән бәйге үтте. Аны Алисә Матвеева һәм 431 төркем студенты Гөлназ Галимуллина алып барды. Беренче һәм өлкән курс судентлары ике командага бүленеп көч сынаштылар. Аларга кызыклы һәм мавыктыргыч биремнәр тәкъдим ителде. Бәйгедә дуслык җиңде. Студентлар башкаруындагы җырлар белән үрелеп барган бәйрәм дискотека белән...
-
Районыбыз ветераннары Югары Осландагы фермер хуҗалыгында булып кайттылар
Район ветераннар Советы рәисе Мияясәр Мансуров җитәкчелегендә бер төркем ветераннар Югары Ослан районы Шеланга авылында эшчәнлеген җәелдергән фермер Марат Сиразин хуҗалыгында булып кайттылар. Нәселле кәҗәләр, Романов токымлы сарыклар, сыерлар, әллә ничә төрле кош-корт болгар дуңгызлары (кәкерәеп килгән танавы булмаса, йонга баткан сарык дип уйларлык) асрый икән Марат әфәнде. "Аларга каралты-кура...
-
Сабыр булыйк (шигырь)
Үткәннәр искә төшәләр, Утырганда уйланып. Ничек кенә яшәсәк тә, Мәшәкатьле бу дөньядан, Юк, әле без туймадык. Авырлыклар артта калды, Булмаганнар да кебек. Авыр булса да, яшьлек бит Йөгерә-сикерә үтелгән ул, Чабышкы тайлар кебек. Һәр чорның да үз гамьнәре - Авырлык бар һәр җирдә. Түзем булсак, сабыр итсәк, Җиңәрбез без барын...
-
Күрше Мамадыш районында адашкан гөмбәче табылган
Коткаручылар өч сәгать буе урманда 58 яшьлек ир-атны эзләгән. (Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә кич Татарстанның Мамадыш районында коткаручылар адашкан гөмбәчене эзләгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. 58 яшьлек ир-ат Дегетле авылы тирәсендә урман эченә үк кергән...
-
Президент рәхмәт әйтте
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде. «Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт! «Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре - чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм...
-
Яңа купюра символлары өчен тавыш бирүдә Казан икенче урынга күтәрелде
Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнот символлары өчен тавыш бирү 7 октябрьгә дәвам итә. Шуннан җиңүче ике шәһәр ачыкланачак. Яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирүдә Казан символлары кичә икенче урынга күтәрелде һәм бүген дә шул урынын саклап...
-
Вахит клубында “Балкыш” республика фестиваленең зона туры узачак
Ветераннар арасында "Балкыш" республика фестивален уздыру соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде. Быел ул дүртенче тапкыр оештырыла. Бәйгенең зона туры 22 сентябрьдә Кукмара районында узачак. Анда Кукмара, Әгерҗе, Балтач, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче районнарыннан килгән ветераннарның чыгыш ясавы көтелә. Фестивальдә Кукмара районыннан 50гә якын өлкән үзешчән артистыбыз - "Наза", "Сүнмәс...
-
Кукмарада быел өйләнгән иң өлкән кияү “егете”нә 63 яшь
-Быелның сигез аенда районда 245 пар үзенең никахын теркәде. Бу сан узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда 10га кимрәк. Өйләнешүчеләрнең саны кимүен исә 90нчы елларда балаларның азрак тууы белән бәйләү урынлы булыр. Чөнки хәзер нәкъ менә шул елларда дөньяга килгән малай-кызлар үсеп җитеп, тормыш кора башладылар, - ди район ЗАГС...