Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«ВКонтакте»да хәбәрләр аша акча күчереп була

«ВКонтакте» социаль челтәре аша 100 сумнан 75 мең сумга кадәр акча җибәрергә мөмкин. (Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). «ВКонтакте» хәбәрләр аша акча күчерү сервисын эшләтеп җибәрде: кулланучылар шәхси хәбәрләр буенча үз банк карталарыннан 75 мең сумга кадәр акча җибәрә ала. Февральдә «Одноклассники» социаль челтәре дә шундый ук хезмәтне гамәлгә ашырган иде....

«ВКонтакте» социаль челтәре аша 100 сумнан 75 мең сумга кадәр акча җибәрергә мөмкин.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). «ВКонтакте» хәбәрләр аша акча күчерү сервисын эшләтеп җибәрде: кулланучылар шәхси хәбәрләр буенча үз банк карталарыннан 75 мең сумга кадәр акча җибәрә ала. Февральдә «Одноклассники» социаль челтәре дә шундый ук хезмәтне гамәлгә ашырган иде. Бу хакта "РБК" яза.

Сервисның техник өлешен ВТБ24 банкы, «МультиКарта» компаниясе һәм Mail.Ru Group процессинг тәэмин итә дип белдергән компания.

«ВКонтакте» социаль челтәре аша 100 сумнан 75 мең сумга кадәр акча җибәрергә мөмкин. Visa карталарыннан акча җибәргән өчен комиссия 1 процент тәшкил итә, әмма ул 40 сумнан да ким була алмый. 2016 ел ахырына кадәр Mastercard һәм Maestro карталарыннан акча җибәрүчеләр өчен комиссия алынмаячак.

«ВКонтакте» социаль челтәренә банк картасын тоташтырырга кирәк. Акчаны алучының карта номеры кирәк булмаячак, ул акчаны кая күчерергә икәнлеген үзе хәл итәчәк диелгән хәбәрдә. Акча картага берничә минуттан алып берничә көн аралыгында күчәргә тиеш. Акчаны алучының тиешле сумманы алу өчен биш көне бар, юкса, акча янә җибәрүче картасына күчәчәк.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев