Күрше Мамадыш районында адашкан гөмбәче табылган
Коткаручылар өч сәгать буе урманда 58 яшьлек ир-атны эзләгән. (Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә кич Татарстанның Мамадыш районында коткаручылар адашкан гөмбәчене эзләгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. 58 яшьлек ир-ат Дегетле авылы тирәсендә урман эченә үк кергән...
Коткаручылар өч сәгать буе урманда 58 яшьлек ир-атны эзләгән.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә кич Татарстанның Мамадыш районында коткаручылар адашкан гөмбәчене эзләгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.
58 яшьлек ир-ат Дегетле авылы тирәсендә урман эченә үк кергән һәм үзе чыгар юлны таба алмаган.
Коткаручылар автомобильләрдә өч сәгать буе урман һәм кыр юлларын тикшергән. Алар урман буенча 50 км һәм кырлар буенча 10 км юл үткән. Нәтиҗәдә, Мамадыш районы Омар авылыннан 4 км ераклыкта гөмбәче табылган.
Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев