20 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Октябрь җылы булачак. Ә кыш?..
Россия Гидрометеорология үзәге алда торган айларга үз фаразлары белән уртаклашты. Үзәк белгечләре ясаган анализдан күренгәнчә, алда торган 6 айда Россиянең күпчелек биләмәсендә температура режимы күп еллык биеклектә һәм бераз гына югарырак дәрәҗәдә сакланачак. Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округының көнбатышында һава температурасы бераз түбәнрәк булачак. Татарстанда җылылык...
-
Кукмарада газ торбалары буялды
Быел район газ оешмасы капиталь ремонт кысаларында подрядчылар тарафыннан газ торбаларын буяуны оештырды. Районда барлыгы 30 чакрым озынлыктагы торбалар буялды, бу эшләр шул исәптән Жилой Рудник, Аман-Оштырма, Березняк, Камышлы, Манзарас, Яңа Комар, Княгор, Урта Комар, Тарлау авылларында башкарылды. Мәмәширдә буяу эшләре әле бара. Ә Кукмарада 4 чакрым озынлыктагы торбаларны район...
-
Кукмарага атлы-автомобильле узышта катнашучы инвалид спортчылар килде (фото)
Районда "Яр Чаллы-Болгар" маршруты буенча атлы-автомобильле узышта катнашучы инвалид спортчылар булып китте. Алар Кукмара беренче гимназиясендә - мәктәп укучылары, Зур Кукмара мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән очраштылар. Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда узган түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә бик җанлы итеп оештырылган иде. Чарага районыбызның "Ак калфак" оешмасы вәкилләре дә чакырылып,...