Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбыз ветераннары Югары Осландагы фермер хуҗалыгында булып кайттылар

Район ветераннар Советы рәисе Мияясәр Мансуров җитәкчелегендә бер төркем ветераннар Югары Ослан районы Шеланга авылында эшчәнлеген җәелдергән фермер Марат Сиразин хуҗалыгында булып кайттылар. Нәселле кәҗәләр, Романов токымлы сарыклар, сыерлар, әллә ничә төрле кош-корт болгар дуңгызлары (кәкерәеп килгән танавы булмаса, йонга баткан сарык дип уйларлык) асрый икән Марат әфәнде. "Аларга каралты-кура...

Район ветераннар Советы рәисе Мияясәр Мансуров җитәкчелегендә бер төркем ветераннар Югары Ослан районы Шеланга авылында эшчәнлеген җәелдергән фермер Марат Сиразин хуҗалыгында булып кайттылар. Нәселле кәҗәләр, Романов токымлы сарыклар, сыерлар, әллә ничә төрле кош-корт болгар дуңгызлары (кәкерәеп килгән танавы булмаса, йонга баткан сарык дип уйларлык) асрый икән Марат әфәнде. "Аларга каралты-кура кирәкми кыш көне дә үзләренә ризык табалар", - ди. Андагы күренешләрне район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов фотога төшереп барды. Ферма тирәли ташландык агач өемнәре. Марат әфәнде аларны тураклап, балчык белән катыштырып кәҗәләр өчен абзарлар салырга ниятли - тирес җылысын файдаланырга уйлый.

Фермер хуҗалыгында җитештерелгән сөт, сыр, эремчек, кызыл эремчек, үлән чәйләреннән, чүпрәсез пешерелгән икмәктән авыз иттек - телең йотарлык. Җәй буе колачлап торган эсселекнең соңгы көне иде, японнар делегациясен каршылыйсы булса да, безне чал Иделгә алып төшеп су коендырды.

Сокланырлык та, гыйбрәт алырлык та булды сәяхәт. Иртәнге сәгать дүрттән кичке җидегә кадәр хатыны белән эшкә чумган хуҗалар. Моңа бары Марат Сиразин кебек фанатлар гына чыдар, мөгаен.

Кайту юлы "Баламишкин" фольклор ансамбле гармунчысы Миннәхмәт Зәкиев уйнаган борынгы җырлар белән бик күңелле һәм кыска булды.

Нурислам ГАЛИЕВ, хезмәт ветераны

фото интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев