Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда узачак ярминкәгә районнан 30 мәктәп, 10 балалар бакчасы бара

24 сентябрьдә "Казан" агросәнәгать комплексында белем бирү учреждениеләренең республикакүләм ярминкәсе узачак. Анда мәктәп, көллият, өстәмә белем бирү үзәкләре һәм мәктәпара укыту комбинатларыннан 200дән артык коллективның катнашуы көтелә. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе, яшелчә, җиләк-җимеш, камыр ризыклары, тегеп, чигеп, бәйләп эшләнгән кул эшләнмәләре һәм башкалар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук укучылар көче белән...

24 сентябрьдә "Казан" агросәнәгать комплексында белем бирү учреждениеләренең республикакүләм ярминкәсе узачак. Анда мәктәп, көллият, өстәмә белем бирү үзәкләре һәм мәктәпара укыту комбинатларыннан 200дән артык коллективның катнашуы көтелә. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе, яшелчә, җиләк-җимеш, камыр ризыклары, тегеп, чигеп, бәйләп эшләнгән кул эшләнмәләре һәм башкалар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук укучылар көче белән әзерләнгән концерт оештырылачак, күргәзмәләр дә булачак. Волонтерлар - көллият һәм техникум студентлары ялгыз яшәүчеләргә һәм өлкәннәргә сатып алган товарларын авторбус тукталышына һәм шәхси транспортларына илтергә булышачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев