Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөмбә йортлы да, машиналы да итә

Мамадышлылар өчен елның иң кулай вакыты җитте. Әлеге яклар гөмбәгә бай. Шуңа күрә иренмәгән һәркайсы гөмбә җыеп сатып, кышка азмы-күпме мая тупларга тырыша. Мамадышның "Сайкичү" базарында бүген гөмбә сәүдәсе гөрли. Биш литрлы уртача чиләк якынча 200-250 сум тирәсе. Мамадышлылар юлчыларга майлы, әтәч, усак, каен гөмбәләре, гөреҗдә тәкъдим итә. "Өстәмә керем...

Мамадышлылар өчен елның иң кулай вакыты җитте. Әлеге яклар гөмбәгә бай. Шуңа күрә иренмәгән һәркайсы гөмбә җыеп сатып, кышка азмы-күпме мая тупларга тырыша. Мамадышның "Сайкичү" базарында бүген гөмбә сәүдәсе гөрли. Биш литрлы уртача чиләк якынча 200-250 сум тирәсе. Мамадышлылар юлчыларга майлы, әтәч, усак, каен гөмбәләре, гөреҗдә тәкъдим итә.

"Өстәмә керем бар дип, курыкмыйча ипотека алдык"

Инсаф Гасыймов тумышы белән Уразбахты егете. Бүген Мамадышта яши. Ул да үзен оста гөмбәче дип саный.


-Үземне белә башлаганнан бирле урманда үстем. Бала вакытта табигать байлыкларын бер-беребездән уздырып җыя идек, - дип сүз башлады ул. - Кайберәүләр: "Бу вак эшкә ир-атның сабырлыгы ничек җитә?" - дип аптырый. Аның берние дә юк.

Инсаф абый сезонны каен җиләгеннән башлый. Җәйге ялын да шушы вакытка махсус туры китереп ала икән.


-Элегрәк үзебез өчен генә җыйсак, 90 еллардан халык табигать байлыкларыннан акча эшләргә өйрәнде. Әнә шул барыбызны да урман-кырларга куып таратты да инде. Каен җиләгенең вакыты бер генә. Шул бер айда 100-150 мең сум акча эшләп калырга була, - ди ул.

Мамадыш яклары кара җиләккә дә бай. Инсаф абый аны да җыеп кәсеп итә. Кара җиләкнең биш литры 400-700 сум арасында тирбәлә. Шулай да аның иң яраткан чоры - гөмбә сезоны икән.


- Бездә һәр кешенең үзе генә белгән урыны бар. Анда алар фәкать үзләре генә йөри, башкаларны ияртми. Әгәр юлда барганда артларыннан чит машина тагылса, юлны адаштырып, саташтырып бетерә. Конкуренция! - дип көлә Инсаф абый.


Гасыймовлар каен гөмбәсенең биш литрлы чиләген - 150, ак гөмбәне 500 сумга бирә. Еллык керем турында төгәл сумманы әйтүне сер итеп саклый алар. Шулай да элек йөргән "Ока" машинасын "Фиат-Альбеа"га алыштыруны яшермиләр.


- Өстәмә керем чыганагыбыз булгач, курыкмыйча, ипотекага өч бүлмәле фатир алдык. Табигать-Анабыз ярдәменнән ташламасын, - дип көлә ул.

"Төп эш урыныбыз - табигать"

Түбән Яке авылы халкы барысы да гөмбә белән "җенләнгән". Мәсәлән, хат ташучы Венера Газизова, төп эшенә хилафлык китермичә, гөмбә җыеп та сату итә.


Ә Гариповлар гаиләсе исә бер җирдә дә эшләмичә, фәкать табигать хәзинәләрен сатып көн күрә.


- Байлык җирдә ята. Шуны үрелеп ала белсәң, кешечә яшисең, - ди гаилә башлыгы Рафаэль абый. - Ел буе җәйне көтеп алабыз. Урман безне ашата да, яшәтә дә.

Табигать байлыкларын җыю белән Рафаэль абый балачактан ук шөгыльләнә. Хәзер инде бу - яшәү рәвеше. Иртән сикереп торасың да урманган чыгып чабасың, ди үзе.

Гариповлар сезонны каен җиләге белән башлап җибәрә. Быел бу җаваплы эштә кызлары Гөлинә дә булышкан.


- Көненә 7-8 литр җиләк җыела. Аны сатып урнаштырып та бетерергә кирәк бит әле. Озак саклап булмый. Быел һәрберебез 50-60 мең сумлык җиләк сатканбыздыр, - ди ул. - Халыкта "вак яңгыр гөмбә сибә" дигән гыйбарә бар. Ниһаять, гөмбә сезоны да җитте. Хатыным белән иртән чыгып китәбез дә, сатып, урнаштырып кичкә кайтып егылабыз. Майлы гөмбә, гөреҗдә, каен гөмбәсен шактый ук саттык. Менә бүген тиз арада бер чиләк ак гөмбә җыеп төштем.

Көнендә сатып бетермәгән гөмбәне пешереп тозлый Гариповлар. Анысының исә төгәл бәясе юк. "Байлар арзанга сорый, хәерчеләр син әйткән бәягә дә риза", - дип көлә үзе.

Рафаэль абый быелгы гөмбә уңышына зур өметләр баглый. Табигать-Ана биргән нигъмәтләрдән кышны чыгарлык акча туплап калырга кирәк бит. Менә әле 70 мең сум җиләк саткан акчага салам-печән, икмәк алганнар. Уллары һәвәскәр гөмбәче булмаса да, мавыгуы иш янына куш булган. Машина алган! Гөмбәнекенә дә урын бар: лапас түбәсен алыштырырга кирәк, ди Гариповлар.

Белеп җыйсаң - дару, белмәсәң - агу

Гөмбә белән агулануның беренче билгеләре төрлечә пәйда була. Ул бер-ике сәгатьтән дә, бер тәүлек яки өч-дүрт көннән соң да беленергә мөмкин. Ашказаны кисеп авырта, күңел болгана.

Гөмбә белән агулангансыз икән, "Үтәр әле" дип, кул селтәргә ярамый. Вакытында табибларга мөрәҗәгать итмәү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.


Мондый хәлләргә тарымас өчен берничә гади киңәшне истә тотыгыз:


1. Үзегез танып белгән гөмбәләрне генә җыегыз.
2. Төрле урында гөмбә сатып алмаска тырышыгыз. Күпьеллык тәҗрибәсе булган танышларыгызга мөрәҗәгать итегез.
3. Җыелган гөмбәне тиз арада эшкәртергә кирәк. 14 яшькәчә балаларга гөмбә ашатмаска тырышыгыз. Гөмбә аксым чыганагы булса да, бала организмында аларны эшкәртерлек ферментлар юк. Өлкән яшьтәгеләргә, авыру кешеләргә дә гөмбә файдалы түгел.
4. Күпчелек гөмбәләр радиация, авыр метал тозларын үзенә губка кебек сеңдерә. Шуңа күрә аны юл кырыйларыннан җыярга тырышмагыз.


Башка илләрдә

Франциядә опята гөмбәсен агулы дип саныйлар. Германия һәм Франциядә исә сыроежка да агулы санала. Ә Англиядә исә шампиньон һәм трюфель гөмбәсен генә ашыйлар. Алар өчен башкалары агулы. Ә менә Италиядә майлы гөмбәне агулы дип уйлыйлар. Швейцариядә ак гөмбә агулылар рәтендә. Борынгы Һиндстанда гөмбә ашаган кешене җинаятьчегә тиңләгәннәр.


Гөмбә җыярга китеп адашкан гөмбәчеләр турында ишетелә башлады инде. Урманга җыенганда үзегез белән кесә телефоны алырга онытмагыз. Адашсагыз, телефон тотмаган очракта да, 112 бердәм коткару номерына шалтырата аласыз.


Чулпан ШАКИРОВА

Фотолар "Мамадыш ТВ"

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев