Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Зөлхәбирә кияү сайлый (шигырь)

Кияү булса, шундый булсын, Дәрәҗәсе югары. Чибәр булсын һәм дә озын, Мыеклары чорнаулы. Ни кушсаң да, эшли белсен, Булдыра алсын барысын. Эчмәсен дә, тартмасын да, Акчаны да көрәп алсын. Сугып егып, тартып алсын, Булсын ул шундый кыю. Зөлхәбирә нишләсә дә, Ирдән булмасын тыю. Сайлый торгач, Зөлхәбирә Иреште теләгенә. Шундый ир-ат...

Кияү булса, шундый булсын,

Дәрәҗәсе югары.

Чибәр булсын һәм дә озын,

Мыеклары чорнаулы.

Ни кушсаң да, эшли белсен,

Булдыра алсын барысын.

Эчмәсен дә, тартмасын да,

Акчаны да көрәп алсын.

Сугып егып, тартып алсын,

Булсын ул шундый кыю.

Зөлхәбирә нишләсә дә,

Ирдән булмасын тыю.

Сайлый торгач, Зөлхәбирә

Иреште теләгенә.

Шундый ир-ат насыйп булды,

Як-якта берәү генә.

Начальник кисәге икән,

Кулларын да уйната.

Сугып егып, тартып ала,

Өйдә тәртип булмаса.

Акчасы да кесә тулы,

Тәмәкесен дә тартмый.

Кайбер көннәрдә төннәрен

Кунарга өйгә кайтмый.

Менә шулай сайлый торгач,

Кияүле булды, димәк.

Тели белсәң, теләк була,

Тели белмәсәң - имгәк.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев