Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Шигърият

ЮХИДИ хезмәткәрләренә багышланган шигырь

Сиксән ел да узып киткән икән, Тәртип саклый башлау юлларда. Күпме һәлакәтләр булмый кала, ЮХИДИ уяу булганда. Бик күпләргә, бәлки, ошамыйдыр, Тикшерүләр юлда туктатып. Белмиләр шул, күпме фаҗигадән Саклап кала алар күп вакыт. Күпме сабырлыклар кирәк бит ул, Никадәрле юлда машина. Нинди генә хәлгә юлыкса да, Үзен хаклы саный барсы...

Сиксән ел да узып киткән икән,

Тәртип саклый башлау юлларда.

Күпме һәлакәтләр булмый кала,

ЮХИДИ уяу булганда.

Бик күпләргә, бәлки, ошамыйдыр,

Тикшерүләр юлда туктатып.

Белмиләр шул, күпме фаҗигадән

Саклап кала алар күп вакыт.

Күпме сабырлыклар кирәк бит ул,

Никадәрле юлда машина.

Нинди генә хәлгә юлыкса да,

Үзен хаклы саный барсы да.

Гадел дә ул, кырыс була кайчак,

Кирәк чакта була ярдәмче.

Авыр чакта табиб була хәтта

"Ашыгыч ярдәм" килеп җиткәнче.

Үз башына төшкәч кенә белә

Һәркем ЮХИДИ кирәген.

Соңыннан ул, хаталарын аңлап,

Гафу үтенергә киләдер.

Бәйрәмегез котлы булсын сезнең,

Ни әйтсәң дә, әле сез кирәк.

Юлларыгыз һәрчак тыныч булсын -

Бездән сезгә бары шул теләк.

Харис МОСТАФИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев