Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сиңа кайтып киләм

Мин бит үзем җанга якын булган Шушы яктан, шушы төбәктән. Әби-бабаларым монда яшәп Иген иккән элек-электән. Урман-болыннарга барган чакта Кечкенәдән әнкәм иярткән. Аямыйча сынап, кайчак язмыш Үткәрде нечкә кыл иләктән. Үз юлымны ярдым бу тормышта, Бирешмәдем мин ул язмышка. Туган җирем, сиңа кайтып киләм Түзә алмый сагыну-сагышка. Мәгъмүрә МӘРДАНОВА

Мин бит үзем җанга якын булган

Шушы яктан, шушы төбәктән.

Әби-бабаларым монда яшәп

Иген иккән элек-электән.

Урман-болыннарга барган чакта

Кечкенәдән әнкәм иярткән.

Аямыйча сынап, кайчак язмыш

Үткәрде нечкә кыл иләктән.

Үз юлымны ярдым бу тормышта,

Бирешмәдем мин ул язмышка.

Туган җирем, сиңа кайтып киләм

Түзә алмый сагыну-сагышка.

Мәгъмүрә МӘРДАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев