14 июнь 2016 яңалыклары
-
Ураза һәм Корбан бәйрәменең көннәре билгеле булды
Быел Татарстан халкы Ураза бәйрәмен 5 июльдә билгеләп үтәчәк. Ә Корбан бәйрәме 12 сентябрьгә туры килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шул хактагы Указы бастырылып чыкты. "Татарстан Республикасында ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча 5 июль - Ураза бәйрәме, 12 сентябрь Корбан бәйрәме башланган көн", - диелә документта. Указ бастырылган көненнән көченә...
-
Уйлап әйт сүзеңне: интернетны шаулаткан Рамил Ибраһимовны ни көтә?
Татарстан прокуратурасы Орландода булган теракт уңаеннан социаль челтәрләрнең берсендә Рамил Ибраһимов тарафыннан җинаятьченең әлеге гамәлен хуплап язу калдыру факты буенча тикшерү эше башлап җибәрде. 35 яшьлек Рамил Ибраһимов "Эфир" телеканалында "Перехват" тапшыруын алып баручы буларак таныш. Ул Инстаграмдагы битендә 12 июньдә АКШта булган фаҗигале хәл (гей-клубтагы теракт) уңаеннан үз фикерен...
-
Көчле җил һәм яшен көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Синоптиклар фаразлавынча, 14 июнь кичендә, шулай ук иртәгә - 15 июньдә көндез һәм кичен яшен булуы ихтимал. Республикада кыска вакытлы көчле җил чыгу ихтималы да бар. Көньяктан искән җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 15-18 метрга кадәр җитә. http://intertat.ru
-
Яшьлек эзләре буйлап
Җәй айлары җитүгә күңелем туган якларыма ашкына. Мин үзем Мамадыш районы Чиябаш (Никифорово) авылыннан. Яшьлегемнең чәчәк аткан мәлендә Кукмарага килеп, мех фабрикасы каршында оешкан училищеда укыдым. 9-10 сыйныфларны Кукмара эшче яшьләр мәктәбендә дәвам иттем. Шушы елларда бергә укыган, тулай торакта бергә яшәгән дуслар онытылмый. Әйе, күңелле дә, авыр да булган...
-
Кукмарада янгын вакытында берәүнең өр-яңа автомобиленә зыян килгән
3 июньдә, төнге сәгать 22.47дә поселокның Тимер юл урамындагы (Бертуган Комаровлар тимер юл тукталышы янында) тимер гаражлар яну турында хәбәр керде. Иске сарай тулысынча янып бетте, ике гаражга һәм берсенең эчендә булган өр-яңа автомобильгә зыян килде. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнары буенча янгын...
-
Законсыз рәвештә җитештерелгән алкоголь сатучылар хакында “Халык контроле”нә хәбәр юллый аласыз
Республиканың "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасына законсыз рәвештә җитештерелгән алкоголь һәм составында спирт булган матдәләр белән сату итү фактлары хакында да хәбәр итәргә була. Чөнки Казахстанда җитештерелгән, 100 граммлы флаконнарда, биш литрлы канистрларда сатылучы спиртлы эчемлекләргә өстенлек бирүчеләр, ялган аракы белән агуланучылар саны артты. Шулай ук спиртлы эчемлекләрне лицензиясе, тиешле...
-
Кукмараның Мактау тактасында кемнәр бар? (яңартылган исемлек)
Шамил Әхмәтшин, Кукмара киез итек-киез комбинатының генераль директоры Рафаэль Голов, Кукмара тегү фабрикасының генераль директоры Азат Заһидуллин, Кукмара металл савыт-сабалар заводының генераль директоры Газинур Хәбибрахманов, "Урал" хуҗалыгы рәисе Нәфыйк Хөсәенов, Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Ринат Аллаяров, "Водотехносервис" җәмгыяте токаре Илдар Биккинин, "Керамика" җәмгыятенең газ җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча слесарь Айрат...
-
Татарстан кырларына беренче тапкыр пилотсыз трактор чыкты
Татарстан кырларына беренче тапкыр махсус система белән җиһазланган пилотсыз трактор чыкты. Ул тракторчыдан башка эшли ала, әмма әлегә кабинада кеше утыра. Бу хакта махсус системалар эшли торган "Cognitive Technologies" компаниясе президенты Ольга Ускова сөйләде, дип яза «Известия». "Әлеге авыл хуҗалыгы техникасының начар һава шартларда, төнге вакытта да ныклап эшли алуы...
-
Сиңа кайтып киләм
Мин бит үзем җанга якын булган Шушы яктан, шушы төбәктән. Әби-бабаларым монда яшәп Иген иккән элек-электән. Урман-болыннарга барган чакта Кечкенәдән әнкәм иярткән. Аямыйча сынап, кайчак язмыш Үткәрде нечкә кыл иләктән. Үз юлымны ярдым бу тормышта, Бирешмәдем мин ул язмышка. Туган җирем, сиңа кайтып киләм Түзә алмый сагыну-сагышка. Мәгъмүрә МӘРДАНОВА
-
Терлекләрне сату-сатып алу эшләре ветеринария хезмәте рөхсәте белән башкарылачак
Ветеринария хезмәте кисәтә Корбан бәйрәме якынлашу уңаеннан, читтән авыру (шул исәптән йогышлы бруцеллез авыруы белән зарарланган) терлекләр алып кайтылуына юл куймау өчен, аларны сату-сатып алу эшләре ветеринария хезмәте рөхсәте белән, терлекләрнең тиешле ветеринария документлары булганда гына башкарылачак. Сатып алынган маллар турында ветеринария белгечләре таләп иткән барлык мәгълүматларны бирергә, аларны тикшерү...