Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьлек эзләре буйлап

Җәй айлары җитүгә күңелем туган якларыма ашкына. Мин үзем Мамадыш районы Чиябаш (Никифорово) авылыннан. Яшьлегемнең чәчәк аткан мәлендә Кукмарага килеп, мех фабрикасы каршында оешкан училищеда укыдым. 9-10 сыйныфларны Кукмара эшче яшьләр мәктәбендә дәвам иттем. Шушы елларда бергә укыган, тулай торакта бергә яшәгән дуслар онытылмый. Әйе, күңелле дә, авыр да булган...

Җәй айлары җитүгә күңелем туган якларыма ашкына. Мин үзем Мамадыш районы Чиябаш (Никифорово) авылыннан. Яшьлегемнең чәчәк аткан мәлендә Кукмарага килеп, мех фабрикасы каршында оешкан училищеда укыдым. 9-10 сыйныфларны Кукмара эшче яшьләр мәктәбендә дәвам иттем. Шушы елларда бергә укыган, тулай торакта бергә яшәгән дуслар онытылмый. Әйе, күңелле дә, авыр да булган бу еллар. Аннан соң Казанга китеп, элемтә техникумына укырга кердем. Техникумны тәмамлагач, мине Ленинградка эшкә җибәрделәр. Гомеремнең кырык елы шушы зур, матур шәһәр белән бәйле. Мин биредә тормышка чыктым, улым туды. Әлеге герой шәһәрдә яшәвем белән чиксез горурлык кичерәм.

Менә быел Кукмарага апамнарга кунакка кайттым. Алар белән бергә җыелышып, авылыбызга - туган нигезгә юл алдык. Әти-әниебез күптән вафатлар инде, әмма нигез барыбер үзенә тартып тора. Сагынам, бик сагынам авылымның айлы, тын кичләрен, хәтфә болыннарын, шомырт чәчәге исләрен, чишмә, су юлларын... Эх, мамык шикелле тузанлы юлларыннан ялантәпи йөгергән чаклар! Мәңге онытылмаслык хатирәләр булып күңелгә уелып калганнар.

Мин Кукмарага кайттым, дидем бит. Поселок элеккеге вакыты белән чагыштырганда бик нык үзгәргән, матурланган. Биредә мин яшьлек дустым - бергә укыган иптәш кызым Рафилә белән очраштым. Билгеләнгән вакытка Атлас Булатов исемендәге паркка килдек. Бер-беребезне танырбызмы?! Кырык биш ел вакыт үткән бит. Берәү каршыма килә... бу бит Рафилә, димен. Аның йөреше бер дә үзгәрмәгән, йөз чалымнары да танымаслык түгел. Ул да миңа: "Бер дә үзгәрмәгәнсең. Шул ук елмаеп торучы, шат күңелле Анна икәнсең", - диде. Ул мине үзләренә чакырып кунак итте. Яшь вакытта уртак дусларыбыз күп иде. Һәрберсен искә алдык, сөйләшеп сүзләребез бетмәде.

Санкт-Петербургны кеше үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да күрергә тиештер дип уйлыйм. Дустым Рафиләне дә шәһәргә кунакка чакырдым. Фотосурәтләрне караганда исә, инде аның 1983-87 елларда ук бу шәһәрдә экскурсиядә булганлыгын белдем. Һәр нәрсәнең ахыры булган кебек, аерылышу мизгелләре дә килеп җитте. Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр биреп, тагын очрашулар насыйп итсә иде, дип саубуллаштык.

Сау бул, чәчәк атучы Кукмарам, киләсе очрашуларга кадәр, сау бул!

Анна КОНЮШКОВА (СПИРИДОНОВА), Санкт- Петербург

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев