Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Татлы хыялым (шигырь)

Уйлаганым минем уйлар микән, Минекеме икән хыяллар?! Көн артыннан көннәр үтә тора, Сорау арты сорау куялар. Үз-үземә сорау бирәмен дә, Табам аннан аңа җавабын. Үзем теләп алган рәхәтем бит - Яратуым - татлы газабым! Үтсен көннәр, әйдә айлар үтсен... Мең сорауга меңдер җавабым. Синең янда мин бик бәхетле бит, Бәхетле...

Уйлаганым минем уйлар микән,

Минекеме икән хыяллар?!

Көн артыннан көннәр үтә тора,

Сорау арты сорау куялар.

Үз-үземә сорау бирәмен дә,

Табам аннан аңа җавабын.

Үзем теләп алган рәхәтем бит -

Яратуым - татлы газабым!

Үтсен көннәр, әйдә айлар үтсен...

Мең сорауга меңдер җавабым.

Синең янда мин бик бәхетле бит,

Бәхетле итү сине хыялым!

Мәгефүр ЗАКИРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев