Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган шоферны тоткарлады

    Дәүләт автоинспекторлары чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрде.

    Кукмарада ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган шоферны тоткарлаган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

    21 декабрь көнне 7.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр “Кукмара - Нократ Аланы” автомобиль юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре “Тоннель” операциясе үткәрде. Операция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 16 очрагы ачыкланды.

    Реклама

    Операция вакытында шулай ук исереклек билгеләре булган шофер да тоткарланды. Аның автомобиле махсус стоянкага урнаштырылды.

    Фото: Эльвира Иванова/ “Хезмәт даны”

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: