Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Караңгыда күренә торган бул» акциясе узды

Чара шәһәрнең Ворошилов, Ленин һәм Октябрь урамнарында узды.

Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткән чакта киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланырга кирәклеген җәяүлеләр белсә дә, күп очракта бу мәсьәләгә күз йома. Бу — иң зур хата. Чөнки яктылыкны кире кайтаручы элемент машина йөртүченең игътибарын ерактан ук җәлеп итәчәк hәм җәяүлене вакытында күреп алырга мөмкинлек бирәчәк.

Кукмарада «Караңгыда күренә торган бул» акциясе уздыШул максаттан «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе директоры Елена Яковлева, район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары белән берлектә «Караңгыда күренә торган бул» акциясе үткәрде. Чара шәһәрнең Ворошилов, Ленин һәм Октябрь урамнарында узды.

Акциядә катнашучылар юлдагы травматизм проблемасына игътибарны җәлеп итү максатыннан, җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге, киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементларның булырга тиешлеге турында искәрттеләр, белешмәлекләр тараттылар.

«Караңгыда хәрәкәт иткәндә киемдә яктылык кайтаручы элементлар булу мөһим. Алар машина йөртүчеләрнең җәяүлене ерактан күрә алулары һәм куркыныч хәлләр булмавы өчен кирәк», — диде Елена Яковлева.

Кукмарада «Караңгыда күренә торган бул» акциясе уздыфото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»; Елена Яковлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев