Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда киләсе атна җылы, әмма яңгырлы көннәр белән башлана

    Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе берничә көнгә һава торышы фаразын әзерләде.

    Фаразлардан аңлашылганча, республикада җылыта, әмма көннәр яңгырлы булачак, дип яза «Татар-информ» МА.

    Җомга көнне, 13 майда, республикада яшенле һәм көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасының +2°..+7°, көндез +11°..+16° булуы көтелә.

    Шимбә көнне, 14 майда, тотрыксыз һава торышы саклана. Яңгыр явуы ихтимал, урыны белән җилле булачак. Төнлә термометр баганалары +5..+10 градус җылылык күрсәтер, көндез һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак.

    15 майда, якшәмбе көнне, яшенле яңгыр фаразлана. Синоптиклар тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган көчле җил турында кисәтә. Төнлә һава температурасы +5°..+10° булачак.

    Реклама

    Киләсе атна ял көннәрендәге кебек үк һава торышы белән башланыр дип фаразлана. Дүшәмбе көн яңгырлы киләчәк, һава көндез +15°..+20° җылы булачак.

    фото: Артур Зәкиев

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: