Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда храмнарга һәм мәчетләргә йөрергә рөхсәт иттеләр

Тик үтәргә кирәкле билгеле бер таләпләр бар.

Татарстанда 5 июньнән храмнарга һәм мәчетләргә йөрергә рөхсәт иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Тик һәркем битлек һәм перчаткалардан булырга, мәчеткә килүчеләр үзләренең намаз келәмен алып килергә һәм дин тотучылар социаль дистанцияне - кимендә 1,5 метр араны сакларга тиеш. Иммунитеты какшаган һәм сәламәтлегенә зыян килүдән курыккан, шулай ук 65 яшьтән олы булган дин кардәшләргә мәчет һәм җомга намазларына килүдән тыелып торырга һәм укылмый калган җомга намазы урынына өйлә намазын укырга тәкъдим ителә.

Күп халык катнашындагы мәҗлесләр, никах һәм исем кушу йолаларын үткәрү буенча чикләүләр элеккечә дәвам итә.

Гыйбадәт бүлмәләре 400 кв. м.-дан күбрәк мәйданга ия булган мәчетләргә берьюлы йөздән артык кеше кертмәскә, җомга намазы вакытында мәчеттә буш урын калмаган очракта, дин кардәшләргә мөмкинлектән чыгып намазны мәчет яны территориясендә башкарырга.
Мәйданы 400 кв. метрдан артык булмаган биналарда һәр кешегә 4 кв.метр урын булырга тиеш, зуррак мәйданлы объектларда бер үк вакытта 100дән артык кеше керергә тиеш түгел.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 5 июньнән Татарстанда билгеле бер чикләүләрне үтәгәндә спорт үзәкләре һәм бассейннар ачыла.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk