Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Республикада чикләү чараларын үтәү шарты белән, спорт заллары, бассейннар ачыла

Бинада кулны дезинфекцияләү өчен санитайзерлар урнаштырылырга, тренер күнегүләр вакытында медицина битлеге һәм перчатка кияргә тиеш.

Татарстанда 5 июньнән спорт үзәкләре, йөзү бассейннары һәм фитнес-үзәкләр ачыла. ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, моның өчен шөгыльләнүчеләр арасында социаль дистанция үтәлеше тәэмин ителергә тиеш. Шул хактагы документ ТР Хөкүмәте порталында дөнья күргән, дип яза «Татар-информ».

«Объектка бер үк вакытта килгән кешеләрнең саны тиешле күләмнән артуына юл куймау спорт объектлары эшенең мәҗбүри шарты булып тора», — диелә хәбәрдә.

Мәсәлән, 4 квадрат метрлы мәйданда спорт белән шөгыльләнү өчен — 1, бассейнда төркем белән шөгыльләнгән вакытта су өслегендәге 5 квадрат метрлы мәйданда — 1, шулай ук су өслегендәге 10 квадрат метрлы мәйданда йөзү юлында 1 кеше булу рөхсәт ителә.

Тренер күнегүләр вакытында медицина битлеге һәм перчаткадан булырга, бинада кулны дезинфекцияләү өчен санитайзерлар урнаштырылырга тиеш.

Кукмара районының «Зилант» спорт комплексы директоры Рөстәм Фәйзуллинның сүзләренә караганда, комплекста коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле барлык таләпләрен үтәп, спорт, тренажер заллары һәм спорт мәйданчыгы эшли башлаячак. Бассейн көзгә кадәр эшләмәячәк.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk