Россия вузларына быел 1 миллионнан артык абитуриент укырга кергән
Соңгы яңалыклар

Россия вузларына быел 1 миллионнан артык абитуриент укырга кергән

2026 елгы кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдән дә соңга калмыйча тәмамланачак.

2026 елгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча Россия югары уку йортларының бюджет һәм түләүле бүлекләренә 1 миллионнан артык кеше укырга кергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Россия Фән һәм югары белем министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.

Бакалавриат программаларына — 618 мең, белгечлеккә — 171 мең, магистратура программаларына 189 меңнән артык кеше кабул ителгән. 

2026 елгы кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдән дә соңга калмыйча тәмамланачак, ул вакытта югары белем бирүнең барлык дәрәҗәләре буенча түләүле урыннарга кабул итү төгәлләнә. Аспирантура программаларына кабул итү озаграк дәвам итәчәк һәм 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча тәмамланачак.

Фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев