Ваемсызлык бәясе кыйммәт: Кукмарада юл иминлеге мәсьәләләре тикшерелде
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Ваемсызлык бәясе кыйммәт: Кукмарада юл иминлеге мәсьәләләре тикшерелде

Утырышта район халкыннан килгән мөрәҗәгатьләр каралды.

Юл фаҗигаләре

Кукмарада район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдиновның сүзләренә караганда, агымдагы елның 7 аенда районда 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 16 яшькә кадәрге балалар белән бәйле 1 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 2 бала зыян күргән. Юл фаҗигаләренең төп сәбәпләре булып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, узып китү кагыйдәләрен бозу (6 очрак), җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве (1 очрак) тора.

Фирдүс Каниф улы үз чыгышында балалар катнашында килеп чыгучы юл-транспорт һәлакәтләренә дә тукталды, уртак эшне тагын да көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте һәм конкрет тәкъдимнәрен җиткерде.

— Төп сәбәпләрнең берсе — ата-аналарның ваемсызлыгы, — диде ул. — Кайберәүләр, балаларының хыялын тормышка ашырыйм дип, аларга мопедлар, питбайклар һәм башка шәхси мобильлек чаралары сатып ала. Ә нәтиҗәсе турында бөтенләй уйламый. Баланы мәңгелеккә югалткач инде соң була. 

Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов.
Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов.

Утырышта Казан шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарәсе башлыгы Наил Агишевның чыгышы тыңланды.

— Авыр йөк автомобильләре юлларның төп эксплуатация күрсәткечләренә тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә юл өслегендә ярыклар һәм чокырлы урыннар барлыкка килә, — диде ул. — Җирле хакимият органнары һәм предприятиеләр белән берлектә транспорт чараларының авырлык һәм габарит параметрларын контрольдә тоту юлларга китерелгән зыянны киметергә һәм юл хәрәкәте иминлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Наил Сәгыйдулла улы әйтүенчә, безнең районда 150 чакрым юл төзекләндерүгә мохтаҗ. Ул шулай ук район территориясендә файдалы казылмалар чыгару буенча 3 карьер барлыгын, әмма аларда юл күрсәткечләре булмавын, ә керү-чыгу өлешләренең (съезд) район хакимияте белән килештерелмәгәнлеген билгеләп үтте.

Территориаль идарә башлыгы үз чыгышында балаларның юл-транспорт травматизмы мәсьәләсенә дә аерым тукталды. Аның фикеренчә, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юлларда куркынычсызлыкны арттыруның иң нәтиҗәле юлы — җәмгыять, мәгариф учреждениеләре һәм хокук саклау органнарының профилактик эшен системалы рәвештә көчәйтү.

Утырыш нәтиҗәләре буенча карарлар кабул ителде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча карарлар кабул ителде.

Маршрут автобуслары

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин мәктәп маршрутларын тикшерү турында сөйләде. 

— Районда балаларны 19 маршрут буенча 20 автобус йөртә. Юлларның шартлары норматив таләпләргә туры килә, автобуслар яңа уку елына әзер. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру максатында машина йөртүчеләр белән аңлату әңгәмәләре һәм инструктажлар үткәрелде, — диде Илфат Ильяс улы. 

Утырыш нәтиҗәләре буенча карарлар кабул ителде. Район халкыннан килгән мөрәҗәгатьләр каралды.

Фото: Эльвира Саттарова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев