Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Райондашыбыз Ләйсән Мәрданова быел “Сабантуй гүзәле” бәйгесендә катнашып, төп титулга ия булды

Райондашыбыз Ләйсән Мәрдановага карагач, Леонид Гайдайның “Кавказская пленница” фильмындагы сүзләр искә төшә: “Студентка, комсомолка, спортсменка һәм, ниһаять, бик чибәр!” Комсомол булмаса да, Ләйсән бик актив. 18 яшьлек кыз быел “Сабантуй гүзәле” бәйгесендә катнашып, төп титулга ия булды. Кызу чак - сессия вакыты булуга карамастан, безнең белән сөйләшергә вакыт тапты. Без аның белән әлеге бәйге, мавыгулары, театр училищесында укуы хакында гәп кордык.

Райондашыбыз Ләйсән Мәрдановага карагач, Леонид Гайдайның “Кавказская пленница” фильмындагы сүзләр искә төшә: “Студентка, комсомолка, спортсменка һәм, ниһаять, бик чибәр!” Комсомол булмаса да, Ләйсән бик актив. 18 яшьлек кыз быел “Сабантуй гүзәле” бәйгесендә катнашып,  төп титулга  ия булды. Кызу чак - сессия вакыты булуга карамастан,  безнең белән сөйләшергә вакыт тапты. Без аның белән әлеге бәйге, мавыгулары, театр училищесында укуы хакында гәп кордык.

Исегезгә төшерәбез: бу конкурс безнең районда беренче тапкыр үткәрелде. Мондый чара күңел ачуны гына күздә тотмый, татар милли мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен пропагандалый, яшьләрнең эстетик тәрбиясенә, иҗади сәләтләренең үсешенә йогынты ясый. Бәйгедә артистлык сәләтенә ия, татарча иркен сөйләшүче, халкының мәдәниятен яхшы белүче 16 яшьтән 23 яшькә кадәрге кызлар катнашу каралган иде. Оештыручылар әйтүенчә, мондый фикер очраклы рәвештә тумаган, сука бәйрәме – Сабантуйда бит һәр ел саен баш батырны сайлыйлар. Ни өчен соң гүзәлкәйне дә сайламаска?!  Әлбәттә, мондый чараны ачык һава астында үткәрү бәйрәмгә ямь өстәде. Анда Березняк, Татар Толлысы, Купка, Каенсар һәм Олыяз вәкилләре катнашты. Хатын-кызларга хас нәфислек, матурлык һәм осталык символы булу җиңел бурыч түгел. Әмма Кукмара гүзәлләре моны “5”легә үтәделәр.

- Мин Березнякта тудым, аннары гаиләбез Казанга күченде. Әтием дә, әнием дә шушы авылныкылар. Кече ватаныбызны онытмыйбыз. Биш яшемдә бию түгәрәгенә йөри башладым, шуннан бирле яраткан шөгылемнән аерылмыйм. Мәктәптә укыганда актив идем. Һәрчак конкурсларда катнашып, призлы урыннар алдым. Җырладым, биедем, мәктәпнең КВН командасының капитаны идем, - дип сөйли Ләйсән. - Узган елда мин Казан театр училищесы студенты булдым, татар драмасы курсларын сайладым. Театр, беренче чиратта, ул - дисциплина һәм үз-үзеңне камилләштерү. Спорт кешене чыдам, сәламәт  булырга күнектерсә, монда исә үзеңнең гәүдәң, сөйләмең белән идарә итәргә, тавышыңны “үстерергә”, пластика, хисләр өстендә эшләргә өйрәнәсең. Театр сәнгате – кызыклы, шул ук вакытта катлаулы да. Дәресләр иртәнге 8 сәгатьтә башланып, кичке 8дә тәмамлана. Төркемдәшләрем белән инде дуслаштык, без бит – бер механизмның  шөрепчекләре. Моннан тыш, башка студентлардан аермалы буларак, вакытны парта артында түгел, хәрәкәттә үткәрәбез. Студент еллары болай да кызыклы, әмма театр училищесында уку икеләтә күңеллерәк.

Кызның сүзләренә караганда, аның инде кинода һәм төрле телевизион тапшыруларда төшү, танылган актерлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәсе бар.  Мәсәлән, күптән түгел “Җырлыйк әле”, “Башваткыч” тапшыруларында, татар телендәге “Җылы эзли җаннар” сериалында массалы күренешләрдә катнашкан.

Бәйге турында ул район Мәдәният йорты хезмәткәрләреннән ишеткән. Тәкъдимне сөенеп кабул иткән. Җирәбә буенча аңа беренче булып чыгыш ясарга туры килгән. Дулкынланган, әлбәттә, әмма үзен бик тиз кулга алган. Иң яратканы – бәйгенең иҗади өлеше. Жюри һәм тамашачылар хозурына ул татар милли биюен тәкъдим иткән.

- Минем биюемне район башлыгы хәтта үзенең Инстаграмына урнаштырган. Бу минем өчен горурлык һәм куаныч булды, - ди кыз. Ә менә конкурсның соңгы өлеше - көянтә-чиләкләр белән йөреп күрсәтү аңа яңалык булган. Көянтәне беренче тапкыр тотуы икән бит аның.

- Янымда әти-әнием, якыннарым булмаса, җиңү шатлыгы тулы булмас иде. Нәкъ менә аларның көч биреп торуы үземдә ышаныч тудырды. Әлеге конкурс безнең районда беренче тапкыр оештырылса да, тиешле дәрәҗәдә узды. Шуңа күрә бу бәйгене үткәрү күркәм традициягә әверелсен иде, - дип йомгаклады ул әңгәмәбезне.

Алсу ГАТАУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk