Очрашуда урам утлары, Түбән Үрәс авылында юл билгесе урнаштыру, мәктәпкә капиталь ремонт ясау мәсьәләләре күтәрелде.
Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем Түбән Үрәс җирлегендә булды. Очрашып-сөйләшү урта мәктәптә узды. Җыенда чыгыш ясаган җирлек башлыгы Василий Сафаров үзара салым акчаларына башкарылган эшләрне атады, киләчәккә булган планнары белән уртаклашты.
Район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Илнар Җиһаншин районда җинаятьчелекнең торышына тукталды, балалар травматизмы турында сөйләде, мошенниклык ысулларының күбәюен билгеләп үтте, сак һәм игътибарлы булырга чакырды.
Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова районда башкарылган эшләр белән таныштырды, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм иткән өчен җирлек халкына рәхмәтен белдерде.
Очрашуда урам утлары, Түбән Үрәс авылында юл билгесе урнаштыру, мәктәпкә капиталь ремонт ясау мәсьәләләре күтәрелде.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев