“Рассвет” хуҗалыгы механизаторы Анатолий Порфирьев: Техникада эшләргә яратам, шуңа күрә аларның барысы да миңа якын
Анатолий Порфирьев кебек кешеләр барында авылның киләчәге өметле.
Авылның терәге – тырыш хезмәт кешеләре. Иске Кенә-Юмья авылында яшәүче Анатолий Порфирьев – нәкъ шундыйларның берсе. Ул озак еллар “Рассвет” хуҗалыгында механизатор булып эшли, гомуми хезмәт стажы 30 елдан артып китә. Тырышлыгы һәм җаваплылыгы өчен аңа “Татарстанның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем дә бирелгән.
Без барган вакытта да ул үзенең тракторы белән азык цехында эштә иде. Бу аның өченче тимер аты икән. Биредә ул үзенең Амкодоры белән миксерга монокорм өчен кирәкле кушылмаларны салып тора.
– Мәктәптән соң укуымны Янилдәге һөнәри училищеда дәвам итәргә булдым, чөнки әти дә тракторчы иде, Т-25тә эшләде. Мин дә шуннан күреп, хезмәткә өйрәнеп үстем. Армиягә киткәнче үк комбайнда эшләдем. Ватан алдындагы бурычны Оренбург өлкәсендә үтәдем, анда да механик-йөртүче идем. Армиядән кайткач, хуҗалыкка эшкә урнаштым. Беренче МТЗ-80 тракторы бирделәр. Анда унбиш елга якын хезмәт куйдым. Алга таба хуҗалыкка өр-яңа МТЗ-82 тракторы кайтты. Аны да ун ел иярләдем. Ә бу соңгысы – Амкадорны мегаферма төзелгәч алып кайттылар. Техникада эшләргә яратам, шуңа күрә аларның барысы да миңа якын, берсен алып, берсен куя торган түгел, – диде Анатолий Михайлович.
Механизатор техникасын үзе карап, ремонтлап тора. Запас частьлар белән авырлыклар юк, дип сөйләде. Ул эшкә иртәнге сәгать алтыга килә, кичке сәгать дүрткә кадәр биредә була.
Азык цехында монокорм билгеле бер рацион нигезендә ясала, ул алты-җиде кушылмадан тора. Анда сенаж, силос, салам, печән, өч төрле катнаш азык салына. Шуңа күрә бу эш механизатордан төгәллек таләп итә.
– Күп вакыт шушы цехта үтә. Эшли-эшли, барысына да өйрәнәсең, хәтта бер чүмечкә кайсы кушылманың күпме кергәнен беләм, миксерга ничә чүмеч саласы икәне дә истә кала. Шулай ук складта да эш чыга: анда ашлык эттерәм. Кыш көне территорияне кардан чистартам. Нинди эш кушсалар да каршы килмибез, һәрвакыт ферма тирәсендә инде без. Коллектив та бик әйбәт, дус-тату эшлибез. Барысыннан да канәгать: хезмәт хакларын вакытында бирәләр, пай җирләре, эшләгән көннәр өчен дә ашлык, салам, печәнен өләшәләр. Әгәр мал асрамасаң, акчалата гына да алырга мөмкин. Без үзебез шәхси хуҗалыкта эре терлек тотмыйбыз, тавык-чебеш, сарыклар бар. Авыл җирендә эшсез торып булмый, – дип сөйләде ул.
Анатолий Порфирьев кебек кешеләр барында авылның киләчәге өметле. Тырыш хезмәт, җаваплылык һәм үз эшенә мәхәббәт – аның төп яшәү принцибы. Техникага “җан өргән”, үз эшен җиренә җиткереп башкарган мондый кешеләр бүген дә авыл хуҗалыгының таянычы булып кала. Аның намуслы хезмәт юлы яшьләргә дә үрнәк булырлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев