Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара укучыларының каникулларга иртәрәк башланды

15 апрельгә кадәр республикада махсус санитар-эпидемиологик режим игълан ителде.

Коронавирус куркынычы янау сәбәпле, Кукмара укучыларының язгы каникуллары вакытыннан алдарак башланды. Бу турыда безгә Кукмара районы мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Иванова хәбәр итте.

«Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән 15 апрельгә кадәр яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Шуның белән бәйле рәвештә район мәктәпләрендә язгы каникуллар 19 мартта башланды һәм 31 мартка кадәр дәвам итәчәк», - дип сөйләде Ирина Иванова.

Шулай ук урынбасар район балалар бакчаларының гадәти режимда эшләвен, балаларны кабул итүләрен дә билгеләп үтте. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә кисәтү һәм дезинфекцияләү чаралары уздырыла.

Лубян урман-техник көллиятендә дәресләр шулай ук штат режимында алып барыла.

«Көллият студентлары гадәти режимда укыйлар. Уку йортында барлык төр кисәтү чаралары да уздырыла. Көн саен дезинфекция ясала. Һәр иртәдә дистанцион термометр белән студентларның тән температуралары үлчәнә. Алар теләсә кайсы вакытта фельдшерга мөрәҗәгать итә алалар», - ди көллият директоры Рим Фәхразиев.

Кукмара аграр көллияте студентлары бүгеннән дистанцион укуга күчәләр, ул ике атна дәвам итәчәк, дип хәбәр итте көллият директорының укыту эшләре буенча урынбасары Раил Ганиев.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим игълан ителде. Аның кысаларында массакүләм чараларга чикләүләр кертелә.

Игътибарны шәхси гигиена кагыйдәләрен саклауның мөһимлегенә юнәлтәсе килә. Көн дәвамында даими рәвештә кулларны юарга, көн саен душ керергә, эштә бүлмәләрне җилләтергә, дымлы чүпрәк белән өстәл, тәрәзә төпләрен, идәннәрне сөртергә, халык күп булган урыннарда медицина битлекләре кияргә киңәш итәбез.

 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk