Чамадан тыш түбән бәя яшерен проблемалар турында сөйләргә мөмкин: мәсәлән, очып китәр алдыннан броньны гамәлдән чыгару яки хезмәт күрсәтү сыйфатының түбән булуы.
Көтеп алынган ялны ничек бозмаска? Мошенниклар корбаны булмас өчен нишләргә? Ышанычлы туроператорны ничек сайларга?
Болар һәм башка мәсьәләләр турында без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина белән сөйләштек.
— Ләйсән Илсуровна, турагентлыкны ничек дөрес сайларга? Ышанычлы туроператор нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?
— Беренче чиратта агентлыкның Федераль салым хезмәтендә (ФНС) теркәлгән булуын һәм Туристик агентларның бердәм федераль реестрына кертелгәнлеген тикшерергә кирәк.
Агентлык офисын карагыз. Ышанычлы агентлыклар, гадәттә, кеше күп йөри торган урыннарда — сәүдә яки бизнес үзәкләрендә урнаша. Офиста һөнәри менеджерлар эшләргә тиеш. Шулай ук анда оештыру документлары һәм башка мәҗбүри мәгълүматлар урнаштырылган «кулланучы почмагы» булуы да мөһим.
Агентлыкның эш тәҗрибәсенә игътибар итегез. Базарда күптән эшләгән агентлыкның сыналган һәм ышанычлы шартлар тәкъдим итү ихтималы күбрәк.
Агентлыкның нинди туроператорлар белән хезмәттәшлек итүен ачыклагыз. Килешүне күрсәтүләрен яки броньлау системасы аша хезмәттәшлек фактын раслауларын сорагыз. Әгәр моны эшләүдән баш тартсалар, бу — шикләнергә сәбәп.
Килешүне имзалаганчы җентекләп тикшерегез. Документта турагент һәм туроператор турында тулы мәгълүмат, аларның элемтә өчен белешмәләре, компания реквизитлары, иминият шартлары, ашыгыч ярдәм күрсәтү кагыйдәләре, барасы ил һәм маршрут турында мәгълүмат булуына инаныгыз.
— Ә тур сатып алганда нәрсәгә игътибар бирергә кирәк?
— Бәягә игътибар итегез. Әгәр тур башка тәкъдимнәрдән күпкә арзанрак булса, бу шик тудыра. Чамадан тыш түбән бәя яшерен проблемалар турында сөйләргә мөмкин: мәсәлән, очып китәр алдыннан броньны гамәлдән чыгару яки хезмәт күрсәтү сыйфатының түбән булуы. Тәкъдимнең чыннан да отышлы булуын аңлау өчен, бәяләрне берничә агентлыкта чагыштырыгыз.
Турның барлык нечкәлекләрен җентекләп өйрәнегез. Очып китү һәм кайту даталарын, рейс номерын, очу һәм килеп төшү вакытын ачыклагыз. Нинди рейс кулланылачагын — чартермы яки даимиме икәнен, шулай ук багаж буенча нинди кагыйдәләр гамәлдә булуын белегез.
унакханәдә урнашу шартларына игътибар итегез: категориясе, туклану төре, керү һәм чыгу вакыты. Тур бәясенә очыш, трансфер, иминият һәм туклану кебек кирәкле хезмәтләрнең барысы да кертелгән булуына инаныгыз.
Шулай ук кунакханәдә интернет булу-булмавын да ачыклагыз. Янәшәдә кибетләр һәм даруханәләр бармы икәнен дә онытмагыз — кирәк чакта аларны эзләп вакыт әрәм итмәс өчен бу мөһим. Моннан тыш, җирле валюта үзенчәлекләрен белү кирәк: курс, акча алыштырганда комиссияләр һәм түләү ысуллары. Һәм шуны истә тотыгыз: туристик продуктны сату турист белән туроператор (яисә башка заказчы) арасында язма рәвештә төзелгән килешү нигезендә гамәлгә ашырыла. Әлеге килешү Россия Федерациясе законнары таләпләренә туры килергә тиеш.
— Нинди ташламаларга ышанырга мөмкин?
— Урыннар сатылмыйча калган очракта «кызу турлар» буенча шактый зур ташламалар (хәтта 70 процентка кадәр) тәкъдим ителергә мөмкин. Гадәттә мондый тәкъдимнәр 3-5 көн кала барлыкка килә. Бу шактый акчаны янга калдырырга ярдәм итәргә мөмкин.
Кайбер агентлыклар даими клиентлар өчен лояльлек программалары кысаларында да ташламалар тәкъдим итә. Әмма сак булыгыз: әгәр агентлык сәбәбен аңлатмыйча 3-4 проценттан артык ташлама тәкъдим итә яки сез тур сатып алырга әзерләнгән мизгелдә кинәт кенә бәяне нык киметә икән, бу компаниянең финанс кыенлыклары яки хәтта мошенниклык билгесе булуы да бар.
— Юллама сатып алганнан соң туристка нинди документлар бирелергә тиеш? Әгәр турфирма тарафыннан хокук бозу очрагы ачыкланса, нишләргә?
— Закон нигезендә, туристка кирәкле барлык мәгълүмат һәм документлар сәяхәт башланганчы кимендә 24 сәгать алдан тапшырылырга тиеш. Мәҗбүри документлар арасында — бару һәм кайту өчен билет бар. Яшәү урынына урнашу хокукын раслаучы ваучер, туристик продуктны гамәлгә ашыру турында килешү һәм, әгәр каралган булса, ирекле иминиятләштерү килешүе (иминият полисы) бирелергә тиеш.
Әгәр билет электрон рәвештә рәсмиләштерелгән булса, туристка автоматлаштырылган системадан өземтә бирелә.
Хезмәт күрсәтүдә җитешсезлекләр ачыкланса, аларны теркәп барыгыз. Килешү шартлары бозылуын раслаучы барлык документларны, язышуларны, чекларны, фото һәм видеоматериалларны саклагыз. Аннары язма рәвештә дәгъва белдерегез. Дәгъваны турфирмага килешү гамәле тәмамланган көннән алып 20 көн эчендә юлларга кирәк.
Дәгъвада таләпләрегезне төгәл күрсәтегез (килешүне өзү, бәяне киметү, килгән зыянны каплату һәм башкалар) һәм дәлилләрне беркетегез. Әгәр турфирма дәгъвага җавап бирмәсә яки чара күрмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
— Соңгы вакытта ата-аналар интернет аша юллама сатып алып — акчасыз, ә балалары ялсыз калган ата-аналар турында еш ишетергә туры килә. Чыннан да, яхшы балалар лагерен ничек сайларга, ничек алданмаска?
— Иң беренче чиратта, лагерьның балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыручылар реестрына кертелгән булуын тикшерергә кирәк. Бу бик мөһим, чөнки әлеге реестрга кертелмәгән оешмаларның мондый хезмәт күрсәтергә хокукы юк. Реестрга бары тик санитар законнар таләпләренә туры килгән лагерьлар гына кертелә.
Моннан тыш, һәр лагерьның үз рәсми сайты булырга тиеш (лагерь интернет челтәрендә рәсми сайт булдыруны һәм алып баруны тәэмин итәргә бурычлы).
Юллама сатып алганчы лагерьның урнашкан урынына игътибар итәргә киңәш итәбез. Балаларның кайсы корпуста яшәячәген, бүлмәләрдәге уңайлылык дәрәҗәсен, бер бүлмәдә ничә урын булуын, туклануның ничек оештырылуын алдан ук ачыклагыз.
Шулай ук стадионнар, спорт мәйданчыклары, су коену урыннары кебек спорт объектлары булуына игътибар итегез. Алар баланың ялын тагын да кызыклырак итәчәк. Лагерь тәкъдим иткән түгәрәкләр һәм секцияләр белән танышыгыз, шулай ук планлаштырылган сәламәтләндерү чаралары турында белешегез.
Тәрбиячеләрнең һәм әйдаманнарның квалификациясе дә зур әһәмияткә ия. Лагерь хезмәткәрләренең һөнәри әзерлеге һәм тәҗрибәсе балагызның ялы сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Фото: ясалма инлеллект ярдәмендә ясалды
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев