Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Галим: Балалар коронавирус инфекциясен таратучылар түгел

Балалар организмында бик аз күзәнәкләр генә инфекцияләнә, шуңа күрә балалардан зарарлану куркынычы олыларныкына караганда күпкә азрак.

Балалар - коронавирус инфекциясен актив таратучылар, дигән фараз миф кына. Бу хакта Пастер исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директорына, РФА академигы Арег Тотолянга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә дип яза «Татар-информ».

Белгеч сүзләренчә, мәктәп укучылары өлкән яшьтәге кешеләрне зарарламый, ә нәкъ киресенчә килеп чыга.

«Башта, балаларның коронавирус белән сирәк авырулары билгеле булгач, балалар чирне симптомсыз формада кичерә яки алар вирус йөртүче булып тора дип фаразладылар.

Скандинавия илләренең берсендә тикшерү уздырылды. Тикшерү вакытында балалар өлкәннәрне зарарламый, ә өлкәннәр балаларга чир йоктыруы ачыкланган», — дип аңлатты академик.

Коронавирус организмда күзәнәкләргә үтеп кергән очракта гына үрчи. Ә тарату өчен төп чара булып ACE2 рецепторы тора. Аның организмдагы күләме яшь барган саен арта. Димәк, балалар организмында бу рецептор минималь күләмдә, ә өлкәннәрдә максималь булып чыга.

«Монда да авырулар статистикасы белән турыдан-туры элемтә бар. Covid-19 белән авыручыларның 10 проценттан азрагы гына — балалар», — дип аңлатты эпидемиолог.

Балалар организмында әлеге рецепторның күрсәтелмәве сәбәпле, күзәнәкләрнең аз микъдары гына инфекцияләнә, шуңа күрә балалардан зарарлану куркынычы олыларныкына караганда күпкә азрак.

Фото: ИА «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X