Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада бертуган Комаровлар ишегалдын төзекләндерү проектын карадылар

Концепция нигезендә биредә атриум формасында ябык ихата булдырылып, анда төрле мәйданчыклар ясалачак

Кукмара район Мәдәният йортында шәһәребезнең истәлекле урыны – элеккеге бертуган Комаровлар йортының ишегалдын кунак ихатасына әверелдерү концепциясе буенча фикер алышулар үткәрелде. Аны Мәскәү архитекторы Михаил Бейнин белән “Архитектура десанты” иҗади остаханә архитекторы Таһир Вәккасовлар тәкъдим иттеләр, дип яза kukmor-rt.ru сайты. 
Халык телендә “Беренче номер” дип йөртелүче әлеге йортларда гомер кичерүчеләрне тузган торактан күчерү программасы нигезендә уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин иткәннән соң, бушап калган ярымҗимерек биналарның киләчәк язмышы турында төрле сүзләр йөрде. Берәүләр “Йортларны сүтәләр икән”, дисәләр, төзекләндереп, төрле оешмаларга арендага бирәләр, дигән имеш-мимешләр дә ишетелгәләде. Чынлыкта, бу биналарны сүтү-җимерү дөрес булмас иде, чөнки алар тарихи-мәдәни кыйммәткә ия. Аларны реставрацияләп, әйләнә-тирәсен төзекләндереп, яшелләндереп, туристларны да җәлеп итәрлек ял итү-сәүдә урынына әверелдерү шәһәребезнең тарихи йөзен саклап калырга, шул ук вакытта бу урыннарга заманча төс бирергә дә ярдәм итәр иде. Архитекторлар тәкъдим иткән концепция шуларны үз эченә ала да.
Тарихи биналар хәзерге төзелешләр белән гармоник тәңгәл килергә тиеш. Проект нигезендә биредә атриум формасында ябык ихата булдырылып, анда төрле мәйданчыклар ясалачак. Шул исәптән ярминкә павильоны, кафе, машина кую урыннары, сәүдә рәтләре урнаштыру күздә тотыла. 
- Элеккеге презентациябез Җиңү паркы территориясен үзгәртүгә кагылышлы иде, хәзер исә кунак ихатасы булдыру турында сөйләшәбез. Бу ике территория бер-берсен тулыландырырга тиеш. Ихата шәһәр үзәк паркына килеп кушыла, ә ул, үз чиратында, Нурминкә елгасының яр буена тоташачак, - диде Таһир Вәккасов.
- Миңа Кукмара бик ошады, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Мәскәү кунагы. – Шәһәрнең берничә ел элек ясалган яр буе һәм тарихи өлеше зур кызыксыну тудыра.
Без биредә фабрика, музей һәм башка истәлекле урыннар белән таныштык. Бүген без тәкъдим иткән концепция шәһәр үсешендә бик файдалы звено булыр дип саныйм.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X