Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ватанымны данлап Гимн җырлыйм! (шигъри мизгел)

Татар илем минем - гүзәл җирем, Россиянең йөзе, түре дә! Ирек, муллык, дуслык кояшлары Балкып торсын илем күгеңдә! Ватаным зур минем - мәңге яшә! Һәр тарафта Халкым эзләре. Барлык дәүләт, милләт, күршең белән Өзелмәсен дуслык җепләре. Татарстан алга - якты юлга! Дөрес булсын кыйблаң, гамәлең Җир шарында барча илләр белән...

Татар илем минем - гүзәл җирем,

Россиянең йөзе, түре дә!

Ирек, муллык, дуслык кояшлары

Балкып торсын илем күгеңдә!

Ватаным зур минем - мәңге яшә!

Һәр тарафта Халкым эзләре.

Барлык дәүләт, милләт, күршең белән

Өзелмәсен дуслык җепләре.

Татарстан алга - якты юлга!

Дөрес булсын кыйблаң, гамәлең

Җир шарында барча илләр белән

Тигез күтәрелсен әләмең!

Күңелләргә безнең якын сүзләр:

Идел, Болгар, Халкым, Казаным!

Сезне саклау, зурлау, данын яклау

Изге бурыч безнең, Ватаным!

Ватанымны данлап Гимн җырлыйм

Ватанымнан мәңге бизмәм мин.

Ватан кушса - утлар сулар кичәм.

Ватаныма тап төшермәм мин!

Заһид Сафин, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X