Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Табыш (шигъри мизгел)

Әллә кая китте әле илһам, Көндез түгел, төнен дә килми. Аннан башка көннәр моңсу үтә, Кайдан эзләп табыйм, һич белмим. Су буйларын бер әйләнеп кайттым, Таллар арасыннан эзләдем. Ашаудан да калдым, хәлләрем юк, Саргаеп ла бара йөзләрем. Әй, илһамым, илһам, илһамкаем, Кая китеп син соң югалдың? Хыяллар күп иде башкаемда,...

Әллә кая китте әле илһам,

Көндез түгел, төнен дә килми.

Аннан башка көннәр моңсу үтә,

Кайдан эзләп табыйм, һич белмим.

Су буйларын бер әйләнеп кайттым,

Таллар арасыннан эзләдем.

Ашаудан да калдым, хәлләрем юк,

Саргаеп ла бара йөзләрем.

Әй, илһамым, илһам, илһамкаем,

Кая китеп син соң югалдың?

Хыяллар күп иде башкаемда,

Сине эзләп инде мин арыдым.

Кинәт каршы яктан бер кыз килә,

Елмаюы бизи йөзләрен.

Күзләреннән якты нур бөркелә,

Сары майдай әйткән сүзләре.

Матур уйлар килде күңелемә,

Коеп куйган шигырь иңде дә!

Илһам, илһам, диеп эзләп йөрдем,

Ярый икән Илһамия дә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев