Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагыну

Адәм баласына канатлар куя, дәртләндерә, эчпошыргыч соры көннәрне дә ямьле итә торган хис ул мәхәббәт. Үрәсбаш авылы кызы Валентина белән Миндерахман Хәбибрахмановларны да әнә шундый хисләр бәйләгән. -ПМК-90 оешмасына шомартучы-буяучы ярдәмчесе булып урнашкан чагым. Миндерахман шунда эшли иде. Мине күреп, күзе төшкән. Безнең тулай торак янындагы кичке уенлыкка килде, якыннан...

Яратышып кавышкач, барактан бирелгән бүлмә бәхет куышы кебек тоела аларга. Кызлары Альмира, уллары Айратның тууы тормышларын тагын да ямьләндереп җибәрә. Дүрт елдан соң фатирлы булу шатлыгына ирешәләр. Бер-берсенә юл куеп, бер-берсе сүзеннән чыкмыйча яши ир белән хатын. Барлык эшләрне икәүләп башкаралар, кая җыенсалар да, аерым барганнары булмый. Валентина ханымның әйтүенә караганда, үпкәләшкән чакларында да бер-берсен ямьсез сүзләр белән рәнҗетмәгәннәр, ачуны эчкә йотып, эндәшми калуны кулай күргәннәр.
Миндерахман Хәбибрахманов оста куллы, тырыш ир булган. ПМК-90 оешмасында 24 ел эшләгән, нинди эш кушсалар да, җиренә җиткереп, карусыз үтәгән. Аннары 9 ел буе киез итек-киез комбинатында хезмәт куйган. Эшлисе, яшисе иде бит әле... Тик диспансер тикшерүе үткәндә ирнең үпкәсендә яман чир билгеләренең булуы ачыкланган. Нинди зур тетрәнү кичергәндер ул шул чакта, аяк астында җир убылгандай булгандыр, әмма үзен кулга алырга тырышкан. Диагнозын белгертергә, сөекле хатынын, балаларын борчуга салырга теләмәгән. Авыруы көчәя башлагач кына серен чишкән.
"Ә мин ул вакытка барысын белә идем, иремә берни мәгълүм түгел, дип уйладым, аны саклап-тәрбияләп яшәргә омтылдым, әче күз яшьләремне күрсәтмәдем", - дип сөйли Валентина ханым. Шулай итеп, хәсрәттән аралау хакына ир белән хатын башта бер-берсеннән дөреслекне яшереп йөргәннәр. Үз парын нык яраткан кеше генә моңа сәләтле, мөгаен.
Казанда онкологик чирләр белән көрәшүче дәваханәдә ятканда, бер-бер артлы ике операция кичергәч, химиятерапия процедураларын үткәндә, инде тавышы беткәннән соң да, ир елмаерга, хәленең начар булуын сиздермәскә омтылган. Валентина ханым тормыш иптәшен дәваханәдә саклап төн уздырулары, аның соңгы минутлары, "китәм инде" дип бәхилләшүләре хакында елый-елый сөйли. Аерылу газапларыннан соң ике ел үтсә дә, йөрәк ярасы яңа, төзәлмәгән әле.
-Керфек тә какмый утырдым янында. Бертуктаусыз догалар кабатладым. Бик кызгандым иремне. Өч яшеннән әнисез калган бит ул, әбисе, аннары әнисенең сеңлесе Рузия тәрбиясендә үскән. Соңыннан әтисе белән үги әнисе үзләре белән Пермь өлкәсенә алып киткәннәр. Гомеренең соңгы көннәрендә Миндерахман әтисе җирләнгән шул якларга, Казандагы туганнары янына ашкынды. Урын өстенә калганчы Үрәсбашка да еш кайтып йөрдек. Барча якыннарын күреп, хушлашып калырга теләгәндер җанашым, - дип күз яшьләрен сөртә Валентина ханым.
Дистә еллар буе иңгә-иң куеп яшәгән парын, "җанының яртысын" югалтуны бик авыр кичерә ул. Сагыну-сагышларына түзә алмыйча, кулына каләм ала. Гаҗәп хәл: күңел түреннән ургылып шигырь юллары агыла башлый. Төнлә торып та яза ул, эш урынында кыска гына ял вакытларында да блокнотына үрелә. Мәрхүм ирен нинди генә матур сүзләр белән атамый шигырьләрендә: иркәм, сөеклем, мәхәббәтем, бәгырем...
Син китсәң дә,
синең назың,
Җылылыгың җанымда.
Бердәнберем,
бәхетле идем
Син янымда чагында,
- дигән юлларда никадәр юксыну, әрнү!
-Бергә чакларда ярату сүзләре әйтелмәгән шул, сүзсез аңлашканбыз, - дип уфтана әңгәмәдәшем.
Шулай итеп, дистәләрчә шигырьләр язылган. Дөрес, аларда камиллек җитеп бетми, шигырь кануннары да төгәл үтәлми, ләкин хикмәт башкада бит: сүз олы мәхәббәт хакында бара! Иҗат җимешләрен Валентина ханым "Сагыну" дип аталган җыентыкка туплап бастырган.
Гаҗәпләнердәй тагын бер хәл булган Валентина ханым белән: җырчы Ринат Рәхмәтуллинның мәрхүм иренә бик нык охшаган булуын күреп алган ул. Әйтерсең, аның күчермәсе. Район мәдәният йортында узган концертларын елый-елый караган.
-Тавышына кадәр иремнеке кебек, үзәкләремне өзә, - ди ул.
Менә шулай яши хәзер Валентина Хәбибрахманова: балалары, оныклары өчен сөенә, Миндерахманы да исән кебек... Иҗатын да дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk