Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кукмараның үзәк урамы

Баскычлардан йөгереп менәр идем... Вокзал һаман балкып торамы? Бормалымы, якты елга кебек, Кукмараның үзәк урамы? Җәяүлеләр салган сукмаклардан Үрелмәгән юллар буламы? Авыл юлларының толымы ул Кукмараның үзәк урамы. Алып китте дулап, адаштырды Вакыйгалар, еллар бураны. Күпме юллар белән тоташтырды Кукмараның үзәк урамы. Баскычлардан йөгереп төшкән идем, Язмышыма сагыш юрамый. Сыйпап...

Баскычлардан йөгереп менәр идем...

Вокзал һаман балкып торамы?

Бормалымы, якты елга кебек,

Кукмараның үзәк урамы?

Җәяүлеләр салган сукмаклардан

Үрелмәгән юллар буламы?

Авыл юлларының толымы ул

Кукмараның үзәк урамы.

Алып китте дулап, адаштырды

Вакыйгалар, еллар бураны.

Күпме юллар белән тоташтырды

Кукмараның үзәк урамы.

Баскычлардан йөгереп төшкән идем,

Язмышыма сагыш юрамый.

Сыйпап калды кебек аркамнан ла

Кукмаранаң үзәк урамы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев