Үткән гомер кире кайтмый бит ул,
Ник сагына кеше яшьлеген?
Яшьлек дигән сихри ул илнең
Күптән яптым мин дә ишеген.
Тормышымның бер мизгеле булып,
Калган инде, калган ул ерак.
Тик нигә соң гомер үткән саен,
Сагындыра яшьлек ныграк?!
Йөрәк калды минем яшьлегемдә,
Яшь көенчә калды күңел дә.
Яшьлек дигән әкият...
Үткән гомер кире кайтмый бит ул,
Ник сагына кеше яшьлеген?
Яшьлек дигән сихри ул илнең
Күптән яптым мин дә ишеген.
Тормышымның бер мизгеле булып,
Калган инде, калган ул ерак.
Тик нигә соң гомер үткән саен,
Сагындыра яшьлек ныграк?!
Йөрәк калды минем яшьлегемдә,
Яшь көенчә калды күңел дә.
Яшьлек дигән әкият иленә
Төшләремдә кайтам бүген дә.
Тормышымнан мин бик канәгать,
Үзгәртергә берни теләмим.
Тик шулай да көн дә яшьлегемә
Уйларымда кайтып киләм мин.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев