Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Чакыра туган нигез

Ишегалды яшел чирәм Үләннәрне бертигез. Язлар җитеп, кар эрүгә, Чакыра туган нигез. Тормыш артык назламады, Җиңел түгел юлларда. Менә тагын кайтып киләм Язмыш минем кулларда. Нигез ташын эткәй куйган, Бар нәрсә монда таныә. Гүя шунда ишетелде Кинәт үткәннән тавыш. Сабый чакка кайтып килдем Азга гына булса да. Картая белми һич...

Ишегалды яшел чирәм

Үләннәрне бертигез.

Язлар җитеп, кар эрүгә,

Чакыра туган нигез.

Тормыш артык назламады,

Җиңел түгел юлларда.

Менә тагын кайтып киләм

Язмыш минем кулларда.

Нигез ташын эткәй куйган,

Бар нәрсә монда таныә.

Гүя шунда ишетелде

Кинәт үткәннән тавыш.

Сабый чакка кайтып килдем

Азга гына булса да.

Картая белми һич йөрәк,

Чәчләргә чал кунса да.

Күңелемнән чыкмый һаман

Чәчәкле бакча, алан.

Җәйләр үтеп, көзләр җитсә,

Кызарып пешә балан.

Бик сагындым, туган җирем,

Китмим, мин синдә калам.

фото https://www.google.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk