Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бер сүз җитә (шигъри мизгел)

Аерылышу күпме хәсрәтләрне, Сагышларны ала эченә. Өмет белән мөлдерәмә күзләр, Күрешүләр керә төшемә. Иркәләнеп туймас назлы куллар, Кайгыдан сүрелгән алсу йөзләр... Йөрәкләрне телеп үтә Аерылышу дигән сүзләр. Ерагайта бер сүз араларны, Сагына-сагына узар гомерләр. Кайда гына китеп яшәсәң дә, Үзеннән-үзе сүнә күңелләр. Көннәр үткән саен ара ерагая, Сагынуларны вакыт дәвалар....

Аерылышу күпме хәсрәтләрне,

Сагышларны ала эченә.

Өмет белән мөлдерәмә күзләр,

Күрешүләр керә төшемә.

Иркәләнеп туймас назлы куллар,

Кайгыдан сүрелгән алсу йөзләр...

Йөрәкләрне телеп үтә

Аерылышу дигән сүзләр.

Ерагайта бер сүз араларны,

Сагына-сагына узар гомерләр.

Кайда гына китеп яшәсәң дә,

Үзеннән-үзе сүнә күңелләр.

Көннәр үткән саен ара ерагая,

Сагынуларны вакыт дәвалар.

Белмим, бетәр микән йөрәкләрдә

Әрнеп торган тирән яралар...

Бу йөрәкләр ничек түзә икән?!

Күпме хәсрәт аны телеп үтә.

Ара ераклыгын бетерергә

Тик бер җылы сүзең җитә.

Язгы җилләр исә моңсу гына,

Бүлә минем сагыну хисемне.

Моңсу таллар әкрен генә миңа

Кабатлыйлар синең исемеңне.

Кәүсәрия ГАЛИУЛЛИНА, Манзарас

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk