Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Аһәңле сүз (шигъри мизгел)

(Остазым Шаһинур абый Мостафинга багышлыйм.) "Аһәңле сүз" иде юл башыбыз, Купшы сүзләр эзләп кинәндек. Сүзен сүзгә, юлын юлга ялгап, Каләм тибрәтергә өйрәндек. "Салават күпере" инде күптән Шаһинур абый корган оябыз. Шул чаклардан килгән бергәлекне, Күңел җылысын һаман тоябыз. Барлаганда еллар агымыннан "Салават күпере"нең үткәнен Без күрәбез гади бер егетнең Рәшит...

(Остазым Шаһинур абый Мостафинга багышлыйм.)

"Аһәңле сүз" иде юл башыбыз,

Купшы сүзләр эзләп кинәндек.

Сүзен сүзгә, юлын юлга ялгап,

Каләм тибрәтергә өйрәндек.

"Салават күпере" инде күптән

Шаһинур абый корган оябыз.

Шул чаклардан килгән бергәлекне,

Күңел җылысын һаман тоябыз.

Барлаганда еллар агымыннан

"Салават күпере"нең үткәнен

Без күрәбез гади бер егетнең

Рәшит Бәшәр булып үскәнен.

Илдар Хәйруллинның иҗатына

Сокланмыйча ничек түзәрсең?

Аның әсәрләрен укысаңмы?

Тыела алмый көлеп үләрсең.

Шигърияттә тиңнәр таба алмыйм

Якташыбыз шагыйрь Моратка,

Нык утыра җайлап иярендә

Тулпар дигән җитез бер атта.

Заһид Мәхмүдиләр гаиләсе

Көн кадагына фильм төшерә.

Бар халыкны уйга сала шулай,

Юк, битараф калмый беркем дә.

Якташыбыз Рәниф Шәрипов та

Кисеп әйтеп куя әйтәсен.

Бер сүз белән өзеп әйтеп бирә

Бер китапка сыяр мәгънәсен.

Ә Рифәбез, әнә, Рахман булды,

Талант иясе, безнең шагыйрә.

Шаһинур абый шундый талантларны

Ничек яшьли күреп өлгергән?

Мине дә ул, зур өметләр баглап,

Бер шагыйрә итеп күргәндер,

Хыялында безнең һәммәбезгә

Акбүз ат иярләп биргәндер.

Ә мин... акламадым ул өметне,

Башка уйлар бизи көннәрем.

Шигъриятем - мәктәп һәм балалар,

Нәселемнән килгән һөнәрем.

"Салават күпере" әле һаман яши,

Талант барлый әле бүген дә.

Остазына бик күп шәкертләре

Рәхмәт йөртә күңел түрендә.

Безнең күңел һаман эзләнүдә,

Хыялларда өмет чаткысы.

Йөрәгемдә саклыйм шигъриятнең

Аһәңле сүз дигән тамчысын.

Суфия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk