Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашыбыз Шәмсербикә Мирзагаяновага 90 яшь тулды (+фото)

Мәмәшир авылында гомер итеп, күрше Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче райондашыбыз Шәмсербикә Мирзагаяновага 90 яшь тулды. Аны бу истәлекле гомер бәйрәме белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева ихлас тәбрикләде һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. Шәмсербикә әбигә саулык, имин картлык, йөз яшькәчә яшәвен теләде. Мәмәшир авыл җирлеге...

Мәмәшир авылында гомер итеп, күрше Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче райондашыбыз Шәмсербикә Мирзагаяновага 90 яшь тулды. Аны бу истәлекле гомер бәйрәме белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева ихлас тәбрикләде һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. Шәмсербикә әбигә саулык, имин картлык, йөз яшькәчә яшәвен теләде. Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов та юбилярга җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Кечкенә буйлы, юка гәүдәле Шәмсербикә әби - сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы чорның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, барысына түзгән буын вәкиле. Сугыштан имгәнеп кайткан тормыш иптәше Әнвәр белән сигез бала тәрбияләп үстергәннәр, һәрберсен кешелекле, эш сөючән итеп тәрбияләгәннәр. "Бүгенге тормыш бик рәхәт, шулай да үткәннәр сагындыра. Рәхәтләнеп эшләр идем әле, эшсез торуны сөймим",- ди Шәмсербикә әби. Бу бәйрәмен ул балалары, якыннары янәшәсендә, аларның хөрмәтен тойган хәлдә каршы алды. Ак яулыклы, йөзеннән якты нур бөркелгән бу әби ил-көнгә тынычлык, барчабызга бәхет теләп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk