Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Мөхтәрәм дин мөбиндәге газиз кардәшләр, райондашлар! Кукмара районы мөхтәсибәте исеменнән барчагызны да олуг бәйрәмебез - Корбан гаете белән котлыйм, бәрәкәт, иминлек, нык иман - бәхет-сәгадәт телим! Коръән-Кәрим өйрәткәнчә, мөселман кешесе һәркемгә карата мәрхәмәтле булырга, башкаларга игелек теләргә тиеш. Әлеге бәйрәм көне нәкъ менә шул сыйфатларны искә алу өчен бер форсат...

Мөхтәрәм дин мөбиндәге газиз кардәшләр, райондашлар! Кукмара районы мөхтәсибәте исеменнән барчагызны да олуг бәйрәмебез - Корбан гаете белән котлыйм, бәрәкәт, иминлек, нык иман - бәхет-сәгадәт телим!

Коръән-Кәрим өйрәткәнчә, мөселман кешесе һәркемгә карата мәрхәмәтле булырга, башкаларга игелек теләргә тиеш. Әлеге бәйрәм көне нәкъ менә шул сыйфатларны искә алу өчен бер форсат булып тора, фани дөньядагы һәр көнебезне шәфкатьлелек нигезендә, бер-беребезгә ярдәмләшеп үткәрергә чакыра.

Корбан гаете иманнарыбызны ныгытып, ният-гамәлләребезне пакьлый, тискәре уйлардан, төрле начарлыклардан арынырга сәбәпче булып, югары хис-тойгыларыбызны тәрбияли, мәрхәмәтле Раббыбызга якынаерга мөмкинлек тудыра. Шушы изге бәйрәм вакытында без, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп, мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм итәргә тырышабыз, туганнарыбызны, дусларыбызны, күршеләребезне дә искә алып, алар белән мөнәсәбәтләребезне тагын да җанландырып, бу шатлыклы бәйрәм көннәрен бергәләп бәйрәм итәбез.

Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны ярлыкап, укыган намазларыбызны, кылган догаларыбызны һәм дә чалган корбаннарыбызны кабул итсә иде. Корбан бәйрәме һәркемне мәрхәмәтлелек белән баетып, игелекле эшләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен!

Уй-фикерләребез һәм гамәлләребез изгелектә генә булып, киләчәк Корбан гаетләрен дә исәнлек-саулыкта каршы алырга язсын, бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

Ихтирам вә изге догалар белән Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев