Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Ник соң бу шулай?!

Дәвамы.

Башы 3 гыйнвар8 гыйнвар11 гыйнвар15 гыйнвар26 гыйнвар3 февраль17 февраль2 март9 март21 март28 март29 март31 март, 14 апрель

– Милиция килгәнче, урыныннан кузгатырга ярамый!

Бу сүзләр Нәсимәнең башына суккандай булды. Анда аста Марсель белән нидер булган!

Ул, кармалана-кармалана, үләннәргә тотына-тотына, инешкә таба төшеп китте. Карачкыланып торган кешеләр төркеме янына якынлашты. Аны да күреп алдылар. Сүзсез генә икегә аерылып  юл бирделәр. Аяк астында аның Марселе ята иде. Башы бу тарафта, аяклары инеш суында килеш. Барысы да аның җансыз гәүдәсенә карап тынып калган. Ана күкрәк турыннан чыккан гыжылдавык тавыш белән “улым” дигән үзәк өзгеч сүзне кысып чыгарды да аның өстенә ауды...  һәм тынды. Кешеләр тагын да куркып калды:

  –  Әллә әнисе дә үлдеме?

Ананы улы өстеннән алдылар, чирәмгә аркасы белән яткырдылар. Ананың гәүдәсе һаман хәрәкәтсез иде.

Шул вакыт медпунктта эшләүче кыз килеп җитте. Ул, Нәсимә апаның кулын тотып карап, аның йөрәге типкәнен чамалады һәм тиз генә укол кадады. Бераздан Нәсимә апаның күзләре ачылды. Әмма ул биредә ни булганын, үзенең нинди хәлдә калуын оныткан, абайламый  идеме, нинди дә булса мөнәсәбәт күрсәтмәде. Хәлсезлегенә аптыраган кеше кебек ята бирде. Шәфкать туташының әмер биргәндәй итеп әйткәне тынлыкны бозды:

 – Апаны өенә илтергә кирәк, монда салкын тиюе бар, тәне кызу, каты тирләгән.

Нәсимә апаны, күтәреп, өенә илтә киттеләр.

Аннан соң шәфкать туташы Марсельне җентекләп  карарга тотынды. Шактый эндәшми торганнан соң, нәтиҗәсен әйтте:

 – Үлгән. Әмма Тәкәнештән табиблар һәм милиция килгәнче, урыныннан кузгатырга ярамас!
Монысын ул әйтмәсә дә беләләр иде. 

Озак көтәргә туры килмәде. Ярты сәгать чамасы үткәч, көткән кешеләр килеп җиттеләр. Тикшерү чараларын үткәреп, сорыйсы нәрсәләрне сорашканнан соң, мәетне, машинага салып, район хастаханәсенә алып киттеләр. Үлем булган урынны сакларга, кемне дә булса якын җибәрмәскә кушып, каравыл оештырдылар. Иртәгә таңда армиягә китәсе Марсель менә шулай моргка озатылды.

Ләкин күпме генә тикшермәсеннәр, бу үлемдә кемне дә булса гаепләрлек шик-шөбһә һәм эз табылмады, берничә көннән егетне Урманбаш авылы зиратына алып кайтып җирләделәр. Мондый күп кеше катнашкан җеназаның авылда булганы юк иде, диделәр. Авылның яше-карты, бала-чагасы дигәндәй армиягә китәргә җыенып йөргән тап-таза егетне соңгы юлга озатырга килүне  үзләренең күңел эше дип санаулары иде бу. 
 
Нәсимә җиңгәләренең бөтен өмете хәзер Наилендә иде инде. Ул аңа карый да Марселен күргән кебек була.

Сөйләшүләрендә, атлап йөрүләрендә, елмаюларында олы малаен хәтерләтүче ниндидер үзе генә тоя торган билгеләр бар иде. Наил дә абыйсының болай көтмәгәндә китеп баруын бик авыр кичерде. Алар икесе бергә үстеләр, бөтен гамьнәре, уйлары, алдагы көннәргә булган хыяллары бертөрле булды. Моңа кадәр Наил үзләрен бергә мәңгелеккә килгән кебек тоя иде. Шыксыз үлем сүзе алар өчен түгел кебек  иде. Баксаң, ул янәшәдә генә йөри икән ич! Әнә аның якын кешесен ничек тиз генә алды да китте. Ул бу турыда еш уйлана башлады. Көн тудымы, абыйсының берәр әйбере күзенә ташланса, ул шуны кулына ала, әйтерсең лә, шулар аркылы үзенә ниндидер тәэсир тоя. Күз алдына Марсель килеп баса. Күңелендә аның исән вакыттагы төс-кыяфәте барлыкка килә. Ул, энесенә көндәлек эшләрен башкару өчен, гади генә итеп киңәшләр биргән кебек тоела. Үзенең башында абыйсы сүзләре кебек барлыкка килгән уйлар, гадәттә, кирәкле киңәшләр кебек килеп чыга. Соңыннан ул үзенә сорау бирә: болар аның үз  башына килдеме, әллә алар аның күңеленә читтән килеп керделәрме?  Абыйсы исән чагында да теге яки бу эшләрне башкарыр алдыннан Наил белән киңәшә торган иде. Күп очракта ул аның әйткәннәре белән килешә дә иде. Димәк, хәзер дә катлаулы сорауларга Наил үзе җавап табып бара. Марсель бер дә исеннән чыкмагач, үз уйлары абыйсы турындагы сызлануларына кушылып китә дә, гадәти генә нәрсәләр дә аның киңәше белән эшләнәдер кебек  тоела. Бу хәл абыйсының кырыгын уздырганчы дәвам итте. Кече Көектән килгән мулланың Коръән укуы, вәгазь сөйләве күңеленә тынычлык иңдерде. Шуннан соң гына Наил абыйсының үлгән булуын күңеленә беркетте. Аны исенә төшергән мизгелләрдә инде бергә булуларының үткәндә калганлыгын, барысын да үзе генә хәл итәргә тиешлеген аңлады. Бу аның күңеленә күпмедер ышаныч өстәде. Әкренләп-әкренләп, торгынлыктан чыгарга бик вакыт иде.  Әнисе ярдәм көтә. Болай саташып йөрү хәерлегә илтмәячәк. Үз-үзеңне кулга алырга кирәк!
 
Наилнең элеккеге хәленә кайтуын иң көткән кеше, әлбәттә, әнисе иде. Ул күрә: улы бу дөнья кешесе түгел кебек, бернигә дә исе китми. Көн саен иртәнге якта зиратка бара, абыйсы кабере янында сәгатьләп утыра. Аннан кайткач, өйгә керми, бакчага чыгып китә. Бер дә кирәкмәгәнгә көзге буш бакчаны казырга керешә. Аннан соң лапаска кереп, утын яра башлый. Әллә ничә еллар ярылмыйча яткан утын түмәрләрен  йомычка хәленә китереп ваклап бетерә. Кат-кат чакырып кертмәсәң, ашарга кирәклеген дә искәрми. Ана инде Наиле турында борчыла башлады. Марселенең яшәр көне шулай санап кына бирелгән булгандыр, инде Наиле белән берәр хәл булмасын, дип курку аның бөтен  күңелен биләп алды. Ләбибә апа аңа Наилне өшкертеп карарга кирәк түгелме икән, дип тә әйтеп карады. Әмма ана бу киңәшне тотарга ашыкмады. Ни өчен дигәндә, Наил - керәшен авылындагы тәртипләргә, яшәү рәвешенә аеруча күнегеп үскән малай.

Марселе алай  түгел иде. Ул хәтта күбрәк мөселманлыкка өстенлек бирә, әнисенә кушылып, ашаганнан соң әмин тотулар аның өчен гадәти хәл иде. Наиле исә абыйсына көлемсерәп кенә карап ала. Үзе өчен кул күтәреп дога кылуны бөтенләй кирәкмәгән эш дип саный. Шул ук вакытта керәшен йолаларына да исе китмичә карый. Дин мәсьәләсендә кечкенәдән битараф булды. Әмма абыйсының кырыгын Коръән укытып уздыру турында сүз чыккач, нинди дә булса каршы сүз әйтмәде. Әнисе шулай тиеш дип саный икән, әйдә, уздырсын, шуның белән күңеленә тынычлык тапсын. Мәҗлескә әзерләнгәндә әнисе кушканнарны барысын да җиренә җиткереп үтәде. Арпаяздан, Кече Көектән бабай-абыйларны алып килүне оештырды. Үзе дә, башына кәләпүш киеп, өстәлнең бер кырыена килеп утырды. Наил тәгаен белә: абыйсы исән булса, мондый вакытларда ул дини табында утыруны гадәти хәл дип санар иде. Сүзгә кушылмыйча, тыныч кына тыңлап утырыр, кеше кул күтәреп дога кылганда, аларча эшләр, башкалардан аерылып калмас. Шулай булгач, Наил нигә әле абыйсының рухына багышланган  Коръән ашы мәҗлесендә утырмаска тиеш. Ул, бик бирелеп, мулла сөйләгәннәрне тыңлап утырды. Аның сүзләрендә ышандыргыч эзлеклелек,  кешенең эчке дөньясына тәэсир итүче ниндидер көч бар иде. 
 
Татар теленнән гарәпчәгә күчеп, ул аңламаган телдә. Коръән сүзләре яңгырый башлагач, бу  тәэсир тагын да көчәйгәндәй булды. Наил, күңел биреп, ихласлылык белән тыңлый башлады. Кара әле! Моңа кадәр таныш булмаган нинди серле дөнья! Мондый моңлы да, аһәңле дә, күңелгә рәхәтлек бирә торган авазлар аны бөтенләй икенче дөньяга алып киткәндәй булдылар. Наил үзенең өстәл артында утыруын онытты, каядыр әкиятләрдә була торган сихерле палас өстендә күктә очып йөргәндәй халәттә йөзде. Бары тик мулланың укуы тәмамланып, сүзгә мәҗлестәгеләрнең башкалары кушылгач кына ул яңадан аларның тавышын ишетте, үзенең биредә утырганлыгын күрде. 
 
Әмма инде әйләнә-тирәдәге хәлләрне башкачарак кабул итә башлавын да аңлады. Ул мондый алышынуны үзенә бик таныш булган бер хәл белән чагыштырды.  Урак өстендә колхозның ындыр табагына ашлык кайта. Көшелләр тау кебек булып өелә. Берничә урында җилгәргечләр эшли, аларда ашлык чүп-чардан арындырыла, тазарак бөртекләр бер якка, китек-сыныклары икенче якка агып төшә. Колак шул шау-шуга шулкадәр күнегә, син инде шушы халәтне табигый дип кабул итәсең. Әмма кинәт кемдер электрны сүндерә, барысы да тынып кала. Бу тынлык сәер булып тоела. Колак ачылып китә,  чыпчыклар чыркылдавын да ишетә башлыйсың. Колак тынлыктан зеңләп тора башлый. Мәҗлестә утырган Наил белән дә шулай булды сыман. Мулланың авазы тынгач, күпмегәдер тынлык урнашты. Беравык беркем дә сүз башларга кыймады. Менә шушы мизгел Наил өчен моңа кадәрге һәм аннан соң булган халәтне аерып торучы сызык кебек тоелды. Ул инде кешеләргә, аларның сөйләшүләренә, үзенең бүгенге хәленә башкачарак, ягъни гадирәк карарга кирәк икәнлеген аңлады. Димәк, хәлне эчке халәтең белән генә түгел, яшәешнең катлаулылыгыннан чыгып та аңларга кирәк. Шулай иткәндә мондый кичерешләреңнең синең өлешеңә генә төшмәвен аңлыйсың. Бүтәннәр дә шушындый  хәлләргә дучар була бара, тик кайгылар һәммәбезгә дә бервакытта килми, аерым-аерым ишек кага. Әмма мондый хәлләрдә дә үз-үзеңне кулга алырга кирәк. Бу хәзерге дөньяда яшәп калганнар, вафат булганнар өчен дә файдалы. Димәк, мин хәзердән аңкы-миңке килеп йөрүдән туктарга, үз-үземне кулга алырга тиеш!
 
Нәсимә апа улындагы бу үзгәрешне иртәгәсен үк сизде.  Наил нәкъ элеккеге хәленә кайтты. Ул тагын бер тапкыр Коръән сүзенең шифалы көченә ышанды. Инде, Ходаем, изге догабыз Марселем рухына да барып ирешкән булса ярар иде, дип уйлады. Үзе белгән яхшы сүзләрне дога итеп укып куйды.

Наил өйдәге мәшәкатьләрне үз кулына алды. Бакча эшләре, утын китерү, аны кисеп-ярып, берничә елга җитәрлек итеп әзерләп кую кебек эшләрдә әнисенең кайгысы бетте. Малае абыйсы өчен дә тырыша иде. Әнисе өлкән улының юклыгын сизмәсен, янәсе. И улым! Бәгыреннән өзелеп төшкән балаларның кайсы да ана өчен  кадерле икәнлеген син беләсеңмени соң? Ата булмый - ул кадерен, ана булмый - кыз кадерен белмәссең, дигән бит борынгылар. Ана күңелендә һәр баласы өчен аерым  урын бар. 
 
Бер елдан Наиленә дә армиягә китәр вакыт җитә. Бәлки бу утыннарны, үзем югында интекмәсен дип, шулай күп итеп әзерли торгандыр, дип тә уйлады ул. Рәхмәт төшкере, ничек кенә булса да, аңа рәхәт  иде. Менә хезмәт итеп кайтыр да өйгә килен китерер. Балалары булып, чөкердәшеп яшәп китәрләр. Мин исә Марселемә дога кылып,  исәннәребезгә  бәхет-тәүфыйк, саулык-сәламәтлек, мул ризык теләп, шөкер итеп яшәрмен.

Әмма бәхетенәдерме-юкмы, Наилне армиягә алмадылар. Сәламәтлегендә юк-бар кимчелекләр табып, хәрби хезмәткә яраклы түгел дип таптылар. Югыйсә, ул да, Кукмарада шоферлар курсына йөреп, машина йөртергә хокук бирә торган таныклык та алып кайткан иде. Янәсе, машинада армия хезмәте дә җиңел булачак. 
 
Китмәячәге ныклап билгеле булгач, аның кузгалган күңеле үзенекен итте: ул, Удмуртиянең бер кечкенә шәһәренә барып, бераз акча эшләп кайтырга ниятләде. Исәбе үзенә машина алу иде. Әнисен бер-ике ел ялгыз яшәп торырга туры килер, мин, бераз акча эшләгәч, кире кайтырмын, дип тынычландырды. Машина белән кайтырмын дип тә өстәде. Әмма бу сүзләр фәрештәләрнең әмин дигән вакытына туры килмәгән, ахры. Ике ел да үтте, өч ел да, малай күренмәде. Ниһаять, киткәненә биш ел узгач, җәяүләп кайтып керде. Машина гына түгел, юньле-башлы киеме дә юк, өстендә теткәләнеп беткән телогрейка да ямаулы  чалбар. Ана алдында улының өрәге генә басып тора сыман. Яныннан аракы исе дә аңкыгандай. Дөрес, ул исерек түгел кебек. Әмма бөтен тәне аракы сөреме белән агуланганы сизелеп тора. Үзе бу елларда нинди хәлләргә тарыганы турында, авыз ачып, ник бер сүз әйтсен. Шул берничә елда нинди үзгәрешләргә дучар булган бит. Болар бөтенесе ананың күңелен телгәләде. Әмма ана баласын шатланып каршы алды, мунча ягып керендерде. Бераз гына җыелган акчасы да бар иде. Аны улына тоттырырга кыймады. Икәүләп, Кукмарага барып, кием алып кайттылар.  Булганы белән берәр атна тамак туйдырып, ял итеп алгач, Наилгә кеше төсе керә башлады. Колхоз эшенә дә керешеп карады. Ләкин аңа машина ышанып тапшырырга җөрьәт итмәделәр инде. Бу хәлгә Наил нык кимсенде. Кулына кергән акчасын аракыга тота башлады. Бу инде аның өчен яшәү рәвеше булып әверелгән иде, күрәсең.  Үзе кешеләргә карата кечелекле мөнәсәбәт күрсәтә, җайлы итеп сөйләшә, аларның хәлләренә керергә тырыша, кирәк булган чакларда булышып алудан да баш тартмый. Әмма инде аңа җитди кеше итеп карау юк иде. Каядыр читтә ниндидер начар мохиткә эләгеп, ул инде элеккеге затлы сыйфатларын җуя язган, күрәсең. Бу хәл көннәрдән беркөнне аның үз-үзен һәлак итүе белән төгәлләнде. Аны шул ук авыл зиратында абыйсы Марсель кабере белән янәшә  җирләделәр. Ул үләр алдыннан язу да калдырган икән. Анда үзен керәшеннәргә хас гадәт-йола белән җирләнергә теләвен әйткән. Шулай эшләделәр дә. Җаны теләгән елан ите ашаган, ди.
 
Мәетне күмгәч, Нәсимә апаның ераклардан кайткан туганнары аның өенә җыелдылар.  Олы хәсрәттән сыгылып төшкән Нәсимә аларның барысына берьюлы төбәп  сорау бирде:

– Ник соң бу шулай?! 
 
Бу сорауга  җавап бирергә берсенең дә теле әйләнмәде. 

Берничә айдан Нәсимә апа үзе дә дөнья белән саубуллашты. Аны, Арпаяз  авылы зиратына алып кайтып, җеназа укып  җирләделәр. Каберенең баш очына  нарат агачы үсентесе утырттылар. 
 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk