Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Ник соң бу шулай?!

Дәвамы.

Башы 3 гыйнвар8 гыйнвар11 гыйнвар15 гыйнвар26 гыйнвар3 февраль17 февраль2 март9 март21 март, 28 март

– Әнисе өйдә булмаса, тәтәңә дә балалар белән өйдә торырга мөмкинлек бирерләр. Аларны ташлап чыгып китеп булмый бит.

 – Син шулай дисең дә, сездә ничектер, әмма Арпаяздагы колхозда хатын-кызларны ике сортка бүлгәннәр. Кайберләре көне-төне кырда, фермаларда тир түгә. Аларны ук чиратлап урман эшләренә куалар. Болары – ирләре сугышта үлеп калган Нурхәятләр, Маһинурлар, Каймәләр, Маһисәрвәрләр... Икенчеләре – ирле хатыннар. Аларны, ирләрен тәрбиялисе бар дип, эш белән артык борчымыйлар. Ирсез хатыннарны яклап сүз әйтүчеләр юк, шуңа күрә басымчак итәләр. Бөтен эшне алар җилкәсенә өяләр.  Гаделлек элек тә булмады,  хәзер бигрәк тә юк. Әллә сугыш беткәч, тормыш үзгәрерме, кешеләрдә миһербанлык артырмы, дигән идек, һаман начаррак була бара. Нурхәят тәтә өч бала белән калды, аңа карап нинди дә булса ярдәм бармы? Балаларга, аталары сугышта үлгәнгә, җитмеш ике сум акча чыга. Ул налог түләргә дә җитми. Күлмәк-ыштан алырлык та акча калмый. 

– Нурхәят тәтә дигәннән, аның ире Галимулланың бертуган апасы да Хәят  исемле бит, Шәмсехәят. Белүемчә, ул да берзаман синең хәлгә тарыган булган. 

– Нәрсә булган? Минем бер дә ишеткәнем юк. 
 
Ләбибә апа, сөйләр сүзенең очын эзләгәндәй, шактый озак кына тукталып торды. Йөзенә “таптым, исемә төште” дигәндәй, канәгатьләнү билгесе чыгарып, әкрен генә сөйләп китте. 

– Әйе, әнә шул Хәят апа турында сөйли идем бит әле. 1930 елда шушы утыз-утыз өч йортлы авылда колхоз төзиләр. Аңа исемне  “Кызыл Октябрь” дип кушалар.  Авыл халкын иң гаҗәпләндергәне шул була: колхоз рәисе итеп Арпаяз авылыннан егерме яшьлек комсомол кыз Хәятне китереп куялар. Югыйсә, авылда шушы эшне алып барырлык менә дигән ирләр дә булган бит. Шуңа күрә Хәят апага монда эшли башлау бик авырга туры килә. Аны санламыйлар. Ник дигәндә,  тәҗрибәсе юк, авыл эшен белү өчен, комсомол булу гына җитми бит. Үзе алдында тыңлагандай итсәләр дә, артыннан көлеп калалар, кушканнарын үтәргә ашкынып тормыйлар. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, беркөнне кичкырын Мултан авылыннан кайтып килгәндә, аулакта очратып, кемнәрдер, аны кыйнап, чокыр төбенә ташлап калдыралар. Үлде дип уйлаганнар, күрәсең. 

Шул көнне күрше Кенәбаш авылында ниндидер күңел ачу кичәсе булганмы? Безнең авыл яшьләре дә барган икән. Шуннан кайтып килешли Хәсән Сафин дигәне ниндидер ыңгырашу тавышы ишетеп ала. Тукталып тыңлап торалар. Инде кузгалып китәбез дигәндә генә бу сызлану өне Сәүбән, Сәлим, Габделбәр дигән егетләрнең дә колагына килеп ирешә. Аска төшеп карасалар, Хәят апага тап булалар. Аны күтәреп, авылга алып кайталар, шунда ук ат җигеп, Кукмара дәваханәсенә илтәләр. Аларның уяулыгы белән Хәят апа исән  кала.
 
Шунысы кызык: сәламәтләнеп чыккач та, Хәят апа безнең авылда эшләвен дәвам иттерә. Үзен кыйнауда кемне дә булса гаепләми. Без Көектән кулакларны күчермәдек, барысы да -  үз кул көче белән көн күрүче кешеләр. Шуңа күрә авылда сыйнфый дошманнарым юк, бу җинаятьне читтән оештырганнардыр, дип бара. Ул елларда һөҗүм итүчеләрне таба алмадылар. Әмма еллар узгач, шеш барыбер тишелде. Күрәсең, инде үткән эш үткән, өстенә үлән үскән, дип уйлаганнардыр, яшь кызга һөҗүм итүчеләр кайдадыр үз “батырлыклары” турында сөйләп ычкындырганнар. Сүз милициягә барып ирешкән. Шул җитә калган, йомгакны сүтә-сүтә, тәки тапканнар бит тегеләрне. Эз Кукмараның үзенә килеп чыккан. Хәят апа анда да мин күрмәдем, арттан китереп суктылар, дип әйткән. Әмма башка дәлилләр барыбер җинаятьне нәкъ менә шулар кылганлыгын раслаган. Утыз җиденче еллар шаукымында мондый эш белән гаепләнүне Ходай үзе күрсәтмәсен. Аларның язмышлары ничек беткәнен беркем дә белмәде, диләр.

– Хәят апа белән шулай булгандыр да, без бит Марҗины кем үтергәнен аермачык беләбез. Митрәеч хәзер кулда, диләр. Суд-фәлән булып, мине чакыра күрмәсеннәр инде,  ул бәдбәхетне күрсәм, йөрәгемә ярамас дип куркам.

–  Аңа  хөкем синсез булмас инде, алай куркып калма,  белгәнеңне тыныч кына әйтеп бирерсең. Син түгел, ул үзе курыксын! Бу хәлләр безне бик куркытты. Үзең беләсең, синең белән авылдашлар гына түгел бит, нәсел-нәсәпләребезнең җеп очлары бер урынга килеп тоташа. Минем әти, ягъни Нәҗип абыең моны бик яхшы белә иде.

– Без бер тамырдан, алар белән араларны суытмагыз, дип әйткәннәре һәрвакыт хәтердә.

–  Шулай булмыймы соң, туганлык җылылыгы әллә каян сизелеп тора. Эчем пошса, гел сезгә бара идем. Сездән күңелем булып кайта да, берәр ай тынычланып йөрим. Менә хәзер үзең дә килеп җиткәнсең бит әле. Ят кеше синең өчен алай үз итеп, якын күреп йөрми  ул.

Байтак сөйләшеп утырганнан соң, Ләбибә апа урыныннан кузгалды. 

– Ярый, якты күздә кайтып җитим.  Телефонга да кереп чыгасым бар. Болай булгач, әле, Аллага шөкер, тернәкләнерсең. Барыбыз да кулдан килгән кадәр булышырбыз. Бу арада килеп чыгармын, шифа бирә торган үләннәр алып килермен. Мин аларны җәй буе хәстәрләп куям. Аларның мең авыруга сихәте бар, диләр. Бер дә борчылма. 

Нәсимә Ләбибә апасын өйдән генә озатып калды. Әле ишек алдына ук чыгарлык хәле юклыгын ул яхшы сизә иде. Кунак борылмада юк булганчы, тәрәзәдән карап  калды. 
 
Көннәр әкрен генә үтә тора. Күрше-күлән, ире ягыннан туганнары хәл белешеп торалар, эшләрен эшләп китәләр.

Беркөнне кичкырын көмәндәге баласы үзен ныклап сиздерә башлады. Күрәсең, артык түзәр хәле калмаган, якты дөньяга килер вакыты җиткәнен сизгән. Беренче баласын тудырганда булган халәтне искә төшерү хәлнең уен-муен гына түгеллеген аңлата иде. Ярый әле күрше килене су керткән вакытка туры килде. Хәлне белеп, ул атылып чыгып чапты, юл уңаеннан Татый тәтәгә кагылды, аннан фельдшер пунктына йөгерде. Төн уртасы җиткәндә, өйдә яңа кеше аваз бирде – монысы да малай икән! Баланың сау-сәламәт икәнлеген әйтеп, Нәсимәне сөендерделәр.

Сөенеч тә ялгыз йөрми, диләр, шулайдыр. Шул ук көнне кичләтеп Сәрбиҗамал карчык килеп җитте. Бу инде Нәсимә өчен күктән төшкән бәхет кебек тоелды. Шушындый вакытта иң газиз кешеңнең янәшәдә булуыннан да рәхәт нәрсә бармы икән? Кеше, нинди генә яшьтә булуына карамастан, әнисе янында үзен күпмедер дәрәҗәдә бала итеп сизә башлый. Бала табудан соң булган хәлсезлек халәтендә яткан Нәсимәгә, әнисе килеп кергәч, бала вакытындагы кебек, менә хәзер бөтенесе үзгәрер, моңа кадәрге кичергәннәр, өрфия кебек, җиңел генә очып китәр кебек тоелды. 
 
Әнисенең кытыршы куллары  белән яңакларыннан сыйпап алуы аңа изге фәрештәнең канатлары белән кагылып алуы кебек  сихәтле булды. Гәүдәсенә илаһи көч өстәлгәндәй  тоелды. Әнисе әзерләгән чәйне туган авылыннан килгән күчтәнәчләр белән эчкәч, яшәүгә булган омтылышы чиксез артып киткәндәй тоелды. Әйе, аңа бернигә дә карамыйча яшәргә дә яшәргә кирәк. Улларының үзеннән башка бернинди таянычлары юк, аларны аякка күтәрергә, игелекле юлга бастырырга кирәк.  
 
Кичкә таба күршеләр дә кергәч, бала белән мәш килделәр, Марсельне абый кеше булуы белән тәбрикләп куаныштылар. Әтиләре Степанның гына бу бәхетле көннәрне күрә алмавына үкенечле сүзләрен дә әйттеләр. Арпаяз әби оныкларының барысы да диярлек малайлар булуына гаҗәпләнүләрен әйтергә дә онытмадылар. Үзе бары тик кызлар гына тудырган әбинең  тугыз оныгы  булып, алар арасында бары тик икесе  генә кыз бала икән. Сәрбиҗамал әби бу хәлгә үзе дә куанып бетә алмый. Менә ничә еллар инде ул кызы Нурхәятнең өч малае белән әвәрә килә, шул шук балалардан башка аңа тормышы бик сәер булыр кебек тоела. Андагы олы оныгы Мәликкә быел ундүрт яшь тулды. Сугыш вакытында дүрт сыйныфтан  ары укый да алмады. Ун-унбер яшьлек малайны колхоз эшенә  җиктеләр. Сугыш елларында эшләгәне өчен, аңа хәтта  медаль дә бирделәр. Хәзер инде буйга да сузылды, шуңа күрә үзеннән кечкенәләр белән мәктәпкә барасы килми. Һаман да шул ат җигеп эшләп йөргән көне. Менә монда килгәндә дә Көек үрен менгәнче, ат белән озатып куйды. Әкренләп әнисенең кул арасына керә башлар инде, Алла боерса. Аннан кечеләре - Хәкимулла белән Фоат та күтәрелеп китәрләр, иншалла.
 
Икенче көнне Нәсимәсе бала имезеп утырганда, Сәрбиҗамал карчык сорап куйды:

– Кызым, малайның монысына исемне кем дип куярбыз икән?

Нәсимә бу турыда уйланган икән инде. Алай гына да түгел, хәл итеп тә куйган. Ул, бала үзе сөйләшкәндәй  итеп, әйтеп куйды:

– Әни мине Наил дип әйтә башлады инде, минем исемем Наил була.

Сәрбиҗамал җиңел сулап куйды. Ул, ятрак исемне әйтмәсен тагын дип, борчылыбрак сораган иде. Кызының  мөселман исемен сайлавына куанып бетә алмады. Наил – гарәпчәдә бүләк дигән сүз була. Күркәм мәгънәле. Әтисе Чтапанның калдырган бүләге дигәч, мондагы туганнары да каршы килмәс. Ә шулай да ник Наил? Бүтән исем түгел.

– Бәрәкалла! Матур исем. Бу исем каян башыңа килде, кызым?

– Ул минем өчен бер дә онытылырлык исем булмады. Наил исемле кеше, ачлыктан өзелгән чакта ипи сыныгы биреп, үлемнән алып калды. Ул ипи әҗәл даруы сыман тоелды. Шуннан тәнгә сихәт иңгән кебек булды. Зөя төрмәсеннән котылып чыккач, Арча хатыны белән икебезгә берәр кыерчык ипи, җылы су биргән игелекле абзыйның исеме Наил иде бит. Шул ипинең тәме менә ничә еллар инде авызымда торгандай тоела. Менә шундый рәхимле кеше булып үсәр минем улым, әйеме? 

 – Кызым, төрмәдәге ачлык тәмам үзәгеңә үткән икән. Марсельгә дә тамагыгызны ялгап җибәргән кеше исемен куштырган идең, инде монысы да шулай икән. Шәфкатьле кешеләрне онытырга ярамый шул. Алдагы гомерләрдә дә рәхимле бәндәләргә генә тап булырга насыйп ит, Ходаем.
 
Дәвамы алдагы саннарда
 
 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X