Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Ник соң бу шулай?!

Дәвамы.

Башы 3 гыйнвар8 гыйнвар11 гыйнвар15 гыйнвар26 гыйнвар3 февраль17 февраль2 март9 март, 21 март

Рәхмәт төшкерләре, күршеләре өйне җылытып торганнар. Бөтен җир чип-чиста. Малаен да кертеп кулына тоттырдылар. Ана өчен баласын кулына алудан да зур ләззәт бармы икән? Нәсимә малаеның битләрен, кулларын үбә башлады, аның тәненә аңлатып бетермәслек рәхәтлек таралды. Баласына да кинәт кенә әллә кая югалып торган әнкәсенең иреннәрен, кулын тою тансык иде, күрәсең. Ул да, ы-ыйк, ы-ыйк килеп, рәхәтлек кичерүен тавышына чыгарып, иркәләнүен белде. Менә шулай бу өйгә дә бала белән ана арасында гына була ала торган гадәти назлану мизгелләре кире әйләнеп кайтты.

Әмма бу ике җан иясенең әлеге чынбарлыкны бәяләүдә, җир белән күк арасындагы кебек, зур аерма бар иде. Әнисенең куенында булу балага бик җиткән, аның нинди дә булса башка гаме юк. Аның өчен дөнья түгәрәк.  Нәсимәнең исә башында мең уй. Баласы белән ләззәтләнү рәхәтенннән, бер мизгелгә генә алар каядыр китеп тордылар да, менә тагын аның алдына бөтенесе бергә килеп бастылар. Кеше белән тулы, сөйләшүләр-көлешүләрдән гөр килеп  торган өйдә ул менә  берүзе баласын кочаклап утыра. Тормыш бик катлаулы. Вафат булган Степанның, Марҗиның, каенатасы белән каенанасының рухлары шат булырлык итеп тиешле йолаларын уздырырга кирәк булыр. Авылдагы туганнары, күрше-күләм ярдәм итәр итүен. Әмма башлап йөрү, бөтенесен оештыру синең җилкәгә төшә. Кеше арасында ким-хур булырлык итмәскә кирәк булыр. Икенче баласы дөньяга килеренә дә вакыт айдан да кимеп бара кебек.  Өй арасындагы эшләрне дә караштырырга көч кирәк. Абзар тулы мал-туар: сыер, тана, унлап сарык малы. Каз-тавыклары да ашарга сорап кына торалар. Әлегә Нәсимәнең хәле шәптән түгел, гәүдәсе гел ятакка гына тартыла. Әмма аның ышанып ятарлык кешесе юк, шуңа күрә, үрмәләп булса да, торырга, кыймылдарга кирәк булачак. 
 
Йокыга киткән баласын мендәргә салып, ул урыныннан кузгалды. Башы әйләнеп китте. Әмма ул яхшы аңлый: кире урынына ятарга ярамый. Гел ятуга китәргә мөмкин. Әкренләп эшкә керешергә кирәк. 

Ул арада күрше Праскый тәтә керде. Нәсимәне аяк өстендә күрүгә шатлануын белдереп, сөйләп китте:

 – И күрше, болай булгач, бик әйбәт инде. Шулай да өзлекмә, үзеңә авыр китермә. Син үзең дә ике кеше бит бүгенге көндә. Инде анысыннан исән-сау котыласың бар. И Ходаем, бөтенесенең берьюлы килүен кара син. Һәммәсе бер йөрәккә суга бит аның. Күңелсезләнмә, менә без бар, күршеләр. Ничек тә булышырбыз, аякка бастырырга тырышырбыз. Фермасыннан эштән кайтуга, киленне кертермен, сыерыңны савар, су китерер. Малларга эчертергә дә күпме кирәк бит ул су дигәнең.

 – И рәхмәт инде, Праскый тәтә. Сез булмасыгыз, нишләр идем. Үзем югында да бөтенесен   карап, малларны тәрбияләп торгансыз. Моның өчен Ходай үзегезгә бише белән кайтарсын. Киленегез дә үзегезгә охшаган. Ярдәмчел, ачык кеше. Ул үзе дә бала табарга җыена бит. Шуңа күрә аны артык мәшәкатьләндерергә дә ярамас.

 – Әнә җиденчедә укучы Максим улыбыз бар, ул да булышыр. Башкалар да читтән генә карап тормас. Ярдәмләшербез. Иң кирәге: синең үзеңнең күңелеңне төшермәвең. Артык борчылмаска тырыш. Тора-бара үзең дә рәтләнерсең. Эшләреңне үз кулыңа алырсың.

Ул үзе белән алып кергән күчтәнәчләрен өстәлгә куйды.

 – Кая, самавырыңны куеп җибәрик әле, бергәләп чәй эчеп алырбыз.
Ул, үз өендәге кебек, нәрсәнең кайда икәнлеген яхшы белә,  самавырга су салды, чыра телде, торбасын киертеп, мичнең тишегенә кертеп куйды. 
 
Нәсимә үз өендә булуның рәхәтлегенә тагын кинәнде. Праскый тәтәнең коймаклары, бәлеш кыерчыклары, каен җиләге кайнатмасы шулкадәр тәмле, ләззәтле тоелды, бүлнистә ашау әйберләреннән дә дару исе килеп тора сыман иде, монда ризыкларның хуш исе генә дә күңелгә шифа булып ягыла  кебек.  

Ул арада ишек каккан тавыш ишетелде. Праскый тәтә өйалдына чыгып китте. Тиз генә әйләнеп тә керде. 

– Кем бар, Праскый  тәтә?

– Кем дип, йөри шунда эч пошырып. Күңелеңә авыр алма, теге Митрәечнең туганы килгән. Нәсимә җиңги белән сөйләшеп булмасмы, ди. Ул безнең малайга бик ачулы микән, ди. Мин әйтәм: бу хәлләрдән соң аңа рәхмәт әйтеп ятмыйдыр инде. Әле хәле шәптән түгел. Аның янына мондый сораулар белән килеп борчып йөрмәгез, аның күргәне үзенә дә бик җиткән. Бар, кит, дип, куып җибәргәндәй иттем.

Бу сүзләрне ишетү Нәсимәгә авыр тәэсир итте. Ул яңадан теге шомлы төндәге хәлләрне күз алдыннан кичергәндәй булды. Аның башы әйләнеп китте. Йөрәге еш-еш кага башлады. Ул, әкрен генә кузгалып,  урынына барып ятты. 

 – Ай, Алла, сиңа бу хәлләрне искә төшерергә дә ярамый икән, ләбаса. Мин ахмак әйтеп торам тагын. Ачуланма инде. Мин аңа башка килеп йөрмәгез, дип тә әйттем. 

 – Праскый  тәтә, кешеләргә әйтегез, минем алда ул хәлләрне искә төшермәсәләр иде. Мин нәрсә әйтим, булган-беткән, ярый әле, исән калганмын. Балаларым бәхетенәдер. Башкасын инде әнә хөкүмәт карар. Анысына мин бер сүз дә әйтә алмыйм. Судка-фәлән чакыра күрмәсеннәр инде, мин анда түзә  алмам, ул каһәр сукканны күрсәм, йөрәгем чыдамас дип куркам.

Бераздан Нәсимәнең хәле әйбәтләнеп киткәндәй булды. Праскый тәтә чәйне тагын яңартып алды. Кабат табын янына утырыштылар. Бераздан күрше үз өенә чыгып китте.

 – Эшчеләрем әбәткә кайтыр вакыт җитә, аларга аш-су әзерлисем бар. Кичләтеп тагын бер кереп чыгармын әле, диде. –  Ишегеңне бикләп тор, без кергән чакта тәрәзәңне кагарбыз.

Нәсимә әкренләп өй эшләренә керешергә булды. Рәхмәт төшкерләре, кемнәрдер мич аралыгына утын кертеп тутырган. Коры утынны мичкә ягып җибәрү кыен түгел. Әнә чырасына кадәр телеп, күп итеп өеп куйганнар. Нәсимә кече мичкә ягып җибәрде. Утынның чырт-чырт итеп януы күңелне тынычландыргандай итте. Плитәләрнең тишекләренә ике чуен утыртты, аларның берсенә аш салды, икенчесенә башка кирәк-яраклар өчен су кайнатырга куйды.
 
Аның күзе түр тәрәзә төбендә чәчәк атып утыручы яран гөлләренә төште. Салкын дип тормыйлар, кыш көне дә  күзне иркәләп үсәләр шушы гөлләрем. Нәсимә аларны  Каенсардан алып килгән иде. Нибары бер  ботактан өч тәрәзәне дә иңләрлек  булып үрчеделәр дә киттеләр. Әллә  өйне үз иттеләр, әллә аның үзен яраттылар, һаман шау чәчәктә утырулары. Яран гөлнең исе бөтен өйне тутырып тора. Кергән кешеләр дә иң әүвәл шуңа игътибар итәләр.  
 
Шул вакыт Нәсимәнең күзе юлдан аларга таба борылган бер хатынны шәйләп алды. Карасана, бу Ләбибә түгелме? Шул, шул, аяк атлауларына кадәр таныш! Ләбибә  Кече Көек авылында тора. Утызынчы елларда, сәвит хөкүмәте Көек авылыннан утызлап гаиләне шушы урынга күчереп утырткан. Монда урман куенында, тау башында, саф һавада рәхәтләнеп яшәрсез, имеш. Авылның рәсми исеме Кызыл Октябрь. Гәзитләргә шулай язсалар да, авыл халкы аны Кече Көек  дип кенә атый. Көекләр белән бергә безнең Арпаяз авылыннан да ике-өч гаилә күчеп килгән. Укытучы Нәҗип Яһүдин дигәне Нәсимәләргә кардәш тиешле. Нәҗип абыйлары вафат булган инде. Ләбибә аның кызы иде. Соңгы елларда шул авылда берүзе яшәп ята. Нәсимә эче пошкан вакытларда, аның янына барып, күңеленә сихәт алып кайткалый иде. Менә бүген үзе килергә булган. Рәхмәт төшкере. 

Нәсимә аны каршыларга өйалдына чыкты. 

Ләбибә, өйгә кереп, дога кылгач, татар гадәтенчә:

 – Аллаһы Тәгалә йортка бәрәкәт бирсен, исән-сау торасызмы? – диде.

 –   Күргәнеңчә, менә шундый хәлләр, Ләбибә апа. 

Ләбибә аңа озак кына текәлеп карап торды, сүзләрен әкрен, сайлап-сайлап кына сөйләп китте:

 – Юл буе нинди хәлдә күрермен икән дип, борчылып килдем. Болай булгач, әле ярый инде. Ямавы тәнеңдә, төзәлер, Алла боерса. Кеше авызыннан  тагын да арттырылып җиткерелә бит ул. Монда инде арттырасы-нитәсе юк. Чынында да, нинди вәхшилек булган бит. Ярый әле ул бандитның пычагын читкә тайпылдырып калганнар. Югыйсә, Марҗи  белән бергә икегез дә китеп барасыгыз булган бит. Менә хәзер яшь кенә кыз салкын кабердә ята. Ата-анасы аны кадерләп шуның өчен  үстермәделәр бит. Чәчәк кебек гомерен харап итте, бәдбәхет. Шуның аркасында кайнанаң да гүр иясе булды. Нинди затлы кешеләр иде бит! Өегез бушады да калды. Инде, Ходай биреп, Марселеңне үзең карап-тәрбияләп үстерергә насыйп булсын да, туасысы да дүрт саны исән-сау булып дөньяга килсен, игелекле балалар булып үссеннәр. 
 
Алар сөйләшүне чәй янында дәвам иттерделәр.

– Әниең Сәрбиҗамал абыстай әле кайтканыңны белеп бетермидер, юкса йөгереп килеп җитәр иде.

– Мине Тәкәнешкә алып киткәннәренә бер-ике көн үткәч килгән ул. Бер очтан Тәкәнешкә үк барырга йөрәксенгән. Әмма Праскый түтәй аны бу уеннан кайтарган. Ул инде хәзер врачлар кулында. Ямасы җирен ямаганнар, хәзер инде савыктыру турында кайгырталар. Анда барып, син нәрсә эшли аласың? Терелеп кайтуын көтик инде. Барысы да әйбәт булыр, диләр бит дигән. Праскый түтәй кеше белән бик җайлы итеп сөйләшә белә. Аның шушы сүзләреннән соң әни кире кайтып киткән. Менә хәзер килеп чыкса, бик тә әйбәт булыр иде. Әмма аңа ничек хәбәр бирәсең? Берәр кеше артыннан әйтеп җибәрә алсаң гына инде.

 – Болай итәбез. Мин хәзер кайтышлый мәктәбегезгә кереп чыгам, шуннан Пычак авыл советына шалтыратырмын.

Арпаязлылырга әйтеп җибәрерләр. Берәр ай монда торып китсә, син шактый алга китәргә өлгерер идең дә бит.

 – Алай озакка килә алмас. Нурхәят тәтәне бер көн өйдә тотмыйлар бит. Ходайның һәр бирмеш көнендә колхоз эшендә.  Башы урман  кисүдән дә кайтып керми. Әни өч ир баланы караудан бушамый. Йорт-җирне ул алып бара. Инде аны саулыктан аермасын. 
 
Дәвамы алдагы саннарда
 
 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk