Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Ник соң бу шулай?!

Дәвамы.

Башы 3 гыйнвар, 8 гыйнвар, 11 гыйнвар

Кызы Нәсимә белән чәй эчеп утырганда, кемдер таяк белән каты итеп ишек яңагына суга башлады. Нәсимә җәһәт кенә мич артына йөгерде, Сәрбиҗамал тышка чыкты. Кәнсәләрдә нәүбәттәге йомышчы Хөсниямал икән.

 – Сәрбиттәй, сине авыл сәвите секнитары чакыра. Тиз генә төшсен, диде.

 – Ай Алла,  атап мине чакырамы?

 – Нурхәятнең  урманда икәнен беләбез, Гайшә белән Нәсимәң - төрмәдә, Зәйтүнең Бәтски Пүләнкәдә тимер юл эшендә бит. Шулай булгач, сине чакыралар инде. Төш, төшми калма. Мине кабат-кабат йөртмә!

Сәрбиҗамалның җилкәсеннән тау төшкәндәй булды. Нәсимәнең төрмәдән котылганын белмиләр икән, Аллага шөкер! Әле ишектән чыкканда иң хәвефләнгәне аның инде авылда икәнен берәрсе белеп калмаганмы, дип шикләнү иде. Ул, җиңел сулап, Хөсниямалга җавапланды:

 – Нинди  йомыш икән соң?

 – Нинди  икәнен белмим, чакырдылар, вәссәлам!

 – Налук-фәләнне Нурхәят түли, ул өйдә юк икәнен үзең үк әйтеп торасың. Нишләрмен икән?

 – Әнә шул юк дип әйтү өчен генә булса да төшеп мен. Төшмәсәң, мине тагын йөртәләр. Бер очтан икенчесенә йөри-йөри, мин дә арып беттем инде.

 – Балалар йоклый иде шул. Ярый, берәр җаен табармын, төшсәм төшәрмен.

Карчык өйгә керсә, Нәсимәсе елап утыра. Сәрбиҗамал да такмаклый-такмаклый елап җибәрде.

 – Бөтенесе  сәвит чыгудан башланды. Бу сәвитне уйлап тапкан кеше – тәмуг кисәве. Халык ничекләр тыныч кына, аны-моны уйламыйча гына  яши иде бит. Кем ничек булдыра ала, шулай тереклек итте. Мондый кәнсәләр этләре, усал йомышчылар да юк иде. Бу сугышны да сәвитнекеләр китереп чыгаргандыр, мөгаен. Хәер, аңа кадәрге герман сугышы башланганда, сәвит юк иде әле. Каһәр төшкән патшалар, сугышны башлыйлар да халыкны харап итәләр. Үзләре чыгып сугышасы булса, бер дә башламаслар иде әле. Аларга кеше кызганычмыни соң?
 
Аннан соң ана белән кыз болай килеште: Нәсимә эчтән бикләп кала да, кем генә килсә дә, өйгә беркемне кертми. Сәрбиҗамал исә ишеккә ялган йозак сала.

Авыл советы секретаре Рәҗибә аңа,  әтиләре сугышта үлгәнгә, балаларга  пособие дигән акча чыгачагы турында язу килгәнлеген әйтте. Почта начальнигы ай саен үзе алып килеп бирәсе икән. Шул турыдагы кәгазьне Сәрбиҗамалга тоттырды.

Кайтканда Сәрбиҗамал сөйләнеп атлады:

 – Бу  кәнсәләр дигән йортка кайчакта сорар өчен генә түгел, бирер өчен дә чакыралар икән. Менә кияве Галимулла җир җимертеп эшли торган  ир иде. Инде аннан балаларга шушы сары төстәге кәгазь генә калды. Бөтен ил белән шул кайгы бит. Нихәл кыласың, бу кәгазь налук, зайум түләү өчен генә булса да ярап куяр. Шул аҗдаһалар авызыннан артмас, балаларга күлмәк-ыштанлык та  калмас.  

...Сәрбиҗамал карчык белән Нәсимә, шактый борчылып, кичне көттеләр. Көтүдән маллар да кайтты, сыер да савылды. Балаларны мөмкин кадәр иртәрәк йокларга салырга тырыштылар. Нәсимә, китәсе булса дип, юлга әзерләнде. Кием-салымнарын хәстәрләде, башка кирәк-яракларын барлады. Ниһаять, төн уртасы җиткәндә, сак кына тәрәзәгә чирттеләр. Өйгә йөзе яктырган кыяфәттә Андрей килеп керде.

– Булды бит, - диде ул  ныклы, ышанычлы тавыш белән. –  Бөтенесен җайладым, тиешле язуларын алдым. Син, Нәсимә, хәзер тулы хокуклы гражданка, беркемнән дә качмый йөри аласың. Әмма бу ирек Каенсарда яшәп китү шарты белән. Син хәзер андагы кеше булып исәпләнәсең.

 – Ә мин  анда кайда торырмын соң? – дип сорады Нәсимә тартынып кына.   

 – Кайда булсын, бездә торырсың. Балаларны өйдә карыйсы бит. Яслеләр, бакчалар  шәһәрдә генә була ул. Хәзер анда да юктыр.

Чәй эчеп алдылар да, Андрей белән Нәсимә юлга кузгалдылар. Сәрбиҗамал карчыкның күзләре яшьләнгәнен күреп, Андрей юату сүзләре әйтте:

 – Борчылма, түти. Ара ерак түгел. Алты-җиде чакрым. Бик сагынсаң, килеп-китеп йөрерсең. Дөрес, әлегә Нәсимә монда кайтып күренеп йөрмәсә әйбәт булыр. Без аны авылда туганыбыз дип таныштырырбыз. Берәр җаен табарбыз.
 
Төнге караңгылыкта юлчылар күздән югалды. Байтак вакыт арба тәгәрмәчләре тавышы ишетелеп торды. Сәрбиҗамал карчык, өенә кереп, йоклап яткан өч малайның өсләренә җиңелчә юрган япты. Үзе дә мендәргә башын төртте. Әмма төнне йокыга китә алмыйча үткәрде. Нәсимәнең язмышы ничек булып бетәр? Шушы билгесезлек аның тынычлыгын алды. Ул, таң беленгәч, вакыт җитүен абайлап, тәһарәтен алды һәм иртәнге намазга басты.

...Арпаяз белән Каенсар арасы, чыннан да, ерак түгел. Сәгать төнге икеләрдә ат капкасыз, бары тик киртә белән генә әйләндереп алынган йорт каршына килеп туктады. Тәрәзәләр караңгы, өйдәгеләр йокыда. Әмма алай түгел икән. Ишек алдының түр тәрәзәсендә ут күренде. Кысып куелган лампаның филтәсен күтәреп куйдылар, ахры. Эчке яктан ишек ачылу ишетелде. Бусагада утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге хатын-кыз күренде.

 – Андрей, әллә инде бүген кайтмадыңмы,  дип торам. Таң якынлаша кебек.

 – Әйе, Надюша, озаграк йөрелде. Аның каравы Арпаязның син дә яхшы белә торган  уңган кызы Нәсимәне дә алып кайта алдым.

 – Ә, алаймы? Әйдә, Нәсимә, уз, тартынып торма. Андрей әйткән иде шул. Сиңа атап, бер бүлмәне дә әзерләп  куйдым.

Нәсимә үзен шундый ягымлы итеп каршылауларына сөенеп бетә алмады. Димәк, ул - монда кирәкле кеше, аңа җылы караш күрсәтәләр. Алай гына да түгел, көткәннәр. Андрей абыйсы бу тәкъдимне очраклы рәвештә генә ясамаган. Өйдә килешү, бергәләп хәл итү булган.
 
Хуҗа кеше атны колхоз дворына илтеп кайтты. Тиз генә тамак ялгап алдылар да йокларга таралыштылар.
Эчке кичерешләрдән нык талчыккан булса да, Нәсимәне бик озак йокы алмады. Бүген ул чит авылда, үзе өчен яңа бер мохиттә яши башлаячак. Дөрес, хуҗалар - укыган кешеләр, дин белән алыш-бирешләре шулкадәр генәдер.
 
Әмма ныклап уйлаганда, туганнан бирле әти-әни өендәге бисмиллалы тормыш түгел инде. Тик шунысы бар: күңелендәге ислам диненең җанга якын гадәт-йолаларына хөрмәт белән карарга аңа кем комачау итә ала? Димәк, бөтен нәрсә үз күңелендә, үзең өчен кадерле булган нәрсәләргә тугрылык саклауда.
 
Өйдә хәрәкәт шактый иртә башланды. Ике-өч сәгать йокладылармы-юкмы, хуҗаларның сак кына йөрүләре сизелде. Ишек ачылу-ябылу, баскыч шыгырдавы кебек өннәр колакка чалынды. Нәсимә дә урыныннан кузгалды. Әле август ае гына булганга, балалар кая да булса ашыкмый икән, йоклауларын дәвам иттерәләр. Нәсимә дә инде бу йортның тәртипләре белән яшәп китәргә тиеш.
Надежда Николаевна аны ачык йөз белән каршы алды. Андрей Петрович, ат җигеп, кайтырга  чыгып киткән икән. Ул кайтышка иртәнге чәй әзерләделәр. Дөресрәге, әле Нәсимә бу йорттагы тәртипләрне белмәгәнгә, Надя апасының нәрсәне ничек эшләвен күзәтте. Хатын-кыз өчен кирәк нәрсәләрнең кайда икәнлекләрен чамалады. Андрей Петрович бүген Тәкәнешкә барып кайтырга тиеш икән. Шуңа күрә чәйдән соң Нәсимәне хатыны карамагында калдырып, юлга кузгалды.
...Иртәгәсен исә Андрей Петрович Нәсимәне  идарәгә алып барды. Аны эше белән таныштырдылар. Бөтен укыганы биш сыйныф кына булса да, монда ул төшенмәслек эш юк кебек. Бирегә килеп кергән кәгазьләрне тәртиптә тоту, аларны тиешле делоларга теркәү, теге яки бу саннарны төрле-төрле кенәгәләрнең тиешле урыннарына язып бару. Бригадирларга бирелгән көндәлек эшләрнең үтәлешен исәпкә алып бару. Боларны үтәү кыен булмас. Әмма моның өчен аңа көн буе идарә бинасында булырга туры киләчәк. Сентябрьдә укулар башлангач, балаларның мәктәпкә яше җитмәгәннәре белән өйдә торырга вакытны ничек табар? Ул әлегә моны күз алдына китерә алмый иде.
 
Әмма барысы да алдан уйланган булып чыкты. Колхозда эшкә алу нинди дә булса рәсми документ белән эшләнми. Нәсимә бер-ике атна эшләгәч үзе дә, башкалар да аны мондагы кеше итеп  исәпли башлады. Инде аңа, бу эшен вакытлыча куеп, балаларга күз-колак булу, тәрбия эшләре белән шөгыльләнү өчен ял алырга да мөмкин икән. Авылдашлар күрә, ир белән хатынның өйдә торырга вакытлары юк, балалар янында  кемдер булырга  тиештер бит. Балалар дигәннән, алар Нәсимә апаларына тиз ияләштеләр. Йомшак күңелле, чиста-пөхтә апаны үзләре белән  күптәннән яшәгән кеше  буларак кабул иттеләр. Ул әзерләгән ризыкларны да яратып ашадылар. Нәсимә апалары төрле мавыктыргыч шөгыльләр уйлап табарга да оста икән. Кызлар (алар икәү) аның матур итеп чигүенә дә сокландылар. Үзләре дә чигү чигеп уйнау белән мәш килделәр. Нәсимәгә шул гына кирәк тә. Ул аларга, бик теләп, чигү чигүнең ничек эшләнгәнен күрсәтә башлады. Алты яшьлек малай исә үзенең кайсы җенестән икәнлеген бик яхшы чамалый. Агачтан юнып нәрсәләрдер ясарга, тимер-томыр белән кайнашырга ярата. Нәсимә аны күздән ычкындырмый. Агач юнам дип, бармакларын кисүеннән курка. Ярый Ходай саклый. Бала үзе дә чамасын белеп кенә эш итә кебек. Әлегә андый-мондый хәтәрләрдән имин булуы сөендерә. Ата-ана балаларының тиешле тәрбиядә, тамаклары тук, караулы булуларына сөенеп бетә алмый. Нәсимәне тәрбияче итеп алуларына куанышып йөриләр. Менә шулай айлар уза тора. Нәсимәне андый-мондый борчучы юк. Яңа тормышка да ияләнеп килә. Үзе Арпаязга кайтып йөри алмагач, әнисе Сәрбиҗамал аның янына бер-ике тапкыр килеп тә китте. Кызының күңеле тыныч булуына ул да шатланып бетә алмады. Гайшәсе дә төрмәдән котылып кайтты. Аны да кире итек фабрикасына җибәрмәделәр. Колхоз рәисе Шәмсетдин Минһаҗы юллап алып калды,  аны колхоз бригадиры итеп куйды. Ул хәзер шушы эштә көнне-төнгә ялгап дигәндәй мәшгуль, басулардан кайтып керми.
 
Дәвамы алдагы саннарда
 
 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Өзекне бик кызыксынып укыдым, тулысын табып укырга кирәк булыр