Ник соң бу шулай?!
Дәвамы.
Шулай булмас иде, ул кечкенәдән ат тәрбияләп яшәгән. Әтисе Ярулланың хуҗалыгында һәрвакыт алты-җиде ат булды. Кайсы ерак юлга йөрергә, кайсы авыр йөк тартырга, кайсы Сабан туйларында чабыштырырга...
Һәрберсенең үз эше бар. Галимулланың үзе тәрбияләп үстергән колыннары да булды. Берсе аеруча ияләште. Егет кая барса, маһмай сыман, аның артыннан ияреп йөрер иде. Авылның икенче хәлле кешесе Шаһабетдиннең кызы Сәрбиҗамалга өйләнгәннән соң, бабасы, аларга бүләк итеп, колынлы бия биргән иде.
Шул бия токымыннан булган ике атны утызынчы елда ул колхозга төшереп бирергә мәҗбүр булды. Үз куллары белән атларны ят кулларга тапшыру ачысын ул бик авыр кичерде. Шулай күңел каршылыгы кичереп йөргәндә, колхоз дигән нәрсәне оештырган, әмма чабатадан гайрене күрмәгән Хәмиләр аңа ат карарга әйтте. Үз атлары шул абзарда булмаса, якын да киләсе түгел иде. Әмма алар белән бергә булу рәхәтен күз алдына китерү аны җиңде, ул шушы эшкә алынды.
Андрей Чекмарев әйбәт хәтерли. 1941 елның кышкы бер көнендә районнан кичләтеп НКВД начальнигы килде. Фамилиясе дә куркытырлык – Зверев. Ул елларда бу НКВД дигән оешма исеме бик хәтәр яңгырый, бөтен кешенең котын ала иде. Татарча әйткәндә, ул Эчке эшләр халык комиссариаты дигәнне белдерә. Инкыйлабка кадәрге полиция аның белән чагыштырганда каты куллылык ягыннан йомшаграк булган икән. Утызынчы елларда шушы куркыныч исемле оешма күпме гөнаһсыз кешене харап итте. Авыллардагы иң эшлекле, абруйлы кешеләрне нәкъ менә шулар юкка чыгарып барды. Сугыш башланасы елда да әле илдәге курку мохите һич кенә дә кимемәгән иде. Чекмарев кебек кешеләр бүген алмасалар, иртәгә чират җитәр, дип, калтырап төн үткәрде. Менә шундый вакытта мондый начальникның килүе аларны шөбһәгә төшерде. Ул авылдан өстәге органнарга җиткерелгән бер шикаятьне тикшерергә килгән икән. Каршына китереп бастырылган кешеләрнең кайсысын куркытып, кайсысын юмалап сорау ала торгач, эшенең бүген генә бетмәсен аңлап, Арпаяз авылында кунып ук калырга була. Атын исә колхоз конюшниена урнаштыралар, аның өчен бер киңрәк аранны бушатып торырга туры килә. Галимулла абзый әлеге ат аранына башак болгатырга керә. Ат бик пырдымсыз булып чыга, кисәк кенә арты белән борылып, ат караучыны тибеп тә очыра.
Галимулла абзыйны шушы хәлдә бер-ике сәгать үткәч кенә табалар. Февраль төнендә, ярдәм күрсәтү өчен, кая алып барасың, өенә алып кайтып салалар. Ат караучы абзый төн буе, авыртуга түзә алмыйча, сызланып ята да таң алдыннан җан тәслим кыла. Укымышлылыгы буенча хәзрәт булырлык авылның абруйлы, затлы бер кешесенең дөнья белән алыш-биреше менә шулай чикләнә.
Гаилә өчен шушы фаҗигале көннәрдә Андрей Чекмарев алар белән ныклап аралашып-танышып кала да инде. Авыл җирендә мәрхүмнәрне җирләү мәсьәләсе кыенлык тудырмый, әлбәттә. Ир-атларның, хатын-кызларның һәрберсе үзенә тиешле эшне башкарулары - биредә гадәти хәл. Әмма мондый фаҗигале үлем белән китүнең мәрәкәсе шактый катлаулы булып чыга. Гадәти генә кешеләр булса, ихтимал, алай да булмас иде. Ире дә, хатыны да авылдагы ару тормышлы кешеләр булу сәбәпле, совет активистлары шушы хәлдән дә ниндидер сыйнфый каршылыклар эзләп табу гамәленә керешәләр. Үз аты белән бәйле шушы вакыйганы НКВД начальнигы да игътибарсыз калдырмый. Эш шунда: караучыны тибеп үтергән холыксыз хайван янына беркем дә керергә батырчылык итми. Ул гына да түгел, мондый ат яныннан, бәладән баш аяк дигәндәй, узып кына йөриләр. Шулай итеп, түрәнең атына төн буе ашарга да бирелми, су эчерүче дә булмый. Бу инде әлеге түрәгә “8нче март” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе булган Гафиулла Шакировка, ат конюшние мөдире Кашшаф Бакировка шелтәле сүзләр әйтергә сылтау була:
– Сез күмхуҗның иң кадерле байлыгын – атларны карауны сыйнфый дошманга тапшыргансыз. Авылның кара бае киявенә атлар язмышын ышану – һич югы җавапсызлык. Ул кавем крестьянның җилкәсендә соры корт булып яшәде, үзләренең кулыннан бер эш тә килми. Кукмарадагы ат караучылар минем айгырны ничә еллар карап-тәрбияләп тора. Ул беркемне дә тибеп үтермәде. Атта да кап-корсакларны тану сәләте бар, күрәсең. Бер дә авылның хезмәтчел катламы кешеләренә типмәгән бит, аның тоягы башы дин сөреме белән агуланган бәндәне дөмектергән. Анысы яраган яравын. Әмма шулай да ат абзарында кеше үлү гадәти хәл түгел. Моның өчен сезгә җавап бирергә туры килер, - дип сүккән.
Бу бичараларны аннан соң да районга чакыртып аптыратып йөрткәннәр. Ахыр чиктә чит элементның үлемендә чын советчыл карашлы кешеләрнең гаебе юк, бу очраклылык аркасында килеп чыккан хәл дип, эшне ябып куйганнар. Монда инде авыл Советы рәисе Андрей Чекмарев та араларын үзара килештерүдә акыллы һәм урынлы сүзләре белән ярдәм иткән. Элеккеге кулак гаиләсе дип атасалар да, ул аларның тәртипле, әхлаклы булуларын, зәвыклы тормыш алып баруларын күрә. Сәрбиҗамал түти, аның берсеннән-берсе уңган, акыллы кызлары читтән килгән бу кешедә гаиләгә карата уңай мөнәсәбәт тудыралар. Ул бигрәк тә дүртенче кыз - Нәсимәнең кул эшенә осталыгына, ягымлылыгына, сөйләшү әдәбенә игътибар итә. Район үзәгеннән Кукмара итек фабрикасына унике кыз җибәрергә дигән күрсәтмә килгәч, бу авыр-пычрак эшкә барырга тиешле кешеләр исемлегенә Нәсимәне кертергә кызгана. Аны әнисе янында калдырырга тели. Әмма Нәсимә үзе сорагач, монда, күмхуҗда, гел кулак кызы дип кимсетелеп торасы килмәвен әйткәч, аны да исемлеккә кертмичә кала алмый. Күләгәң артыңнан калмый дигәндәй, “кулак кызы” исеме ун чакрымдагы Кукмарага гына барып җитмиме соң? Сменага соңга калып килүчеләр арасында авылның башка кызлары да була. Аларны, кисәтү ясап, эштә калдыралар. Ә менә “кулак кызлары” Гайшә белән Нәсимәне төрмәгә озаталар.
Чекмарев боларны белә. Бу кызның һич гаебе юклыгын, аны бары тик әнә шул эшчән, затлы нәселдән булганлыгы өчен генә сак астына утыртканнарыннан да хәбәрдар. Шуңа күрә ул менә хәзер сөйләшкәндә дә, киеренкелекне йомшарту өчен, ягымлы булырга тырыша.
– Инде, Нәсимә, алга таба ни эшләрә уйлыйсың?
– И Андрей абый, мин уйлар идем дә, дөнья без уйлаганча гына барса. Кайтуга өч көн эчендә органнарга хәбәр итмәгәнсең, дип, яңадан озатмасалар ярый инде. Ул өч көндә кая да булса бару түгел, таралып яткан гәүдәмне дә җыярлык хәлдә түгел идем мин. Менә хәзер генә әл-хәл булып килә.
– Димәк, әле синең кайтуың Кукмарада эчке эшләр бүлегендә билгеле түгел. Монысы әйбәт тә.
– Ничек әйбәт булсын инде, Андрей абый? Барып күренергә котым очып тора.
– Шунысы әйбәт тә, билгеле булса, сине яңадан шул итек фабрикасының иң пычрак урынына урнаштырырлар иде. Ә болай сине йолып калу юлы бар. Бер урнаштырсалар, сине аннан кире алу мөмкин дә булмас иде. Мин, әгәр ризалашсаң, сине Каенсар авылына алып китәм.
– Ай-һай, мине фабрикадан җибәрерләрме икән? Ярый, җибәрделәр дә, ди. Ә Каенсарда нәрсә эшләрмен?
– Эш табарбыз. Мин анда күмхуҗ рәисе бит. Синдәй уңган кызга эш бетәсе түгел. Идарәдә табельщица эше бар. Шунда урнаштырырмын. Иң мөһиме бу түгел. Минем хатын анда мәктәп директоры бит. Ул да көн-төн эштә, әле районга, әле кайда, дигәндәй, чакырып кына торалар. Балалар өйдә ялгыз калалар. Аларны да карашмассыңмы, дим.
Нәсимәнең күңеленә җылы керде. Ул үз алдында ачылып китәчәк бәхетенә шатланып-сөенеп бетә алмады. Шушы өйдә ябылып яткан атна-ун көн эчендә кызга инде якты дөньяда урын калмаган кебек тоела башлаган иде. Мәче кыштырдаган саен, ишектә кемдер бар сыман тоелып сискәнеп китү аның күңелен изалый иде. Әлеге хәлдән чыгуның юлы бер генә дә табылмастай тоелды. Бу Андрей абыйсын Ходай үзе коткаручы итеп җибәргәндер! Нәсимәнең башыннан мизгел эчендә шундый уйлар узды. Ул һич икеләнмәстән әйтеп куйды:
– Барып чыкса, мин риза булыр идем дә ул...
Ул арада Сәрбиҗамал чәй әзерләгән икән. Әмма Андрей чәйләп тормады. Китәргә ашыкты.
– Иң мөһиме – синең ризалыгың. Барып чыгамы-юкмы, анысын үзем дә кистереп әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, тырышып карыйм. Төрмәдән азат ителүең турындагы кәгазеңне дә бир. Мин аны тиешле урынга үзем тапшырырмын.
Кәгазьне куен кесәсенә салгач, ул тиз генә чыгып китү ягын карады.
Сәрбиҗамал апа аны озата чыкты. Атының капка боҗрасына бәйләп куелган бавын чишеп, Чекмарев тарантаска менеп утырды. Ым белән генә Сәрбиҗамалны якынрак килергә чакырды. Пышылдап кына диярлек әйтте:
– Әлегә Нәсимә кайтканны беркемгә дә әйтмәгез. Эшне җайлый алсам, аны алырга мин кич, кеше-кара аягы тынгач сугылырмын, дип уйлыйм. Хәзергә белми торсалар әйбәтрәк булыр.
– Ярый, ярый, Әндери, шулай итәрбез, Алла боерса.
Чекмарев атын чаптырып китеп барды.
Ул да түгел, каян гына килеп чыккан диген, Сәрбиҗамал каршына Әлим Мәхмүзәсе килеп басты. Иңнәрендә - көянтә-чиләкләр.
– Сәрбиҗамал, шәйләми калдым. Бу сезгә керүче кем иде? Бездә эшләп киткән Әндери дигән керәшен кебек тоелды...
– Күзләрең тәмам да кеше аермаска әйләнгән икән, күрше. Ниткән Әндри булсын? Ул китте бит инде. Бу - безнең знакум Өшенбаш ары, үлеп су эчәсем килә, дип кергән. Чәем әзер иде, чәй эчереп чыгардым. Безнең Галимулланы тимер эшенә өйрәткән Әләксәй останың кияве икән.
– Э-э, алай икән, тарантас җигеп йөргәч, берәр нәчәлниктер инде, име?
– Шулайдыр, анысын сорамадым инде. Миңа нигә кирәк ул, ник янарал булмый. Чәйне барыбыз да эчә: алар да, без дә...
Мәхмүзә бу сүзләргә ышандымы, юкмы? Анысын Алла белә. Әмма Сәрбиҗамал апа күңеленә канәгатьлек тапты. Карасана, күпне белергә теләгән Мәхмүзәгә җавапны ничек оста тапты. Башкалар да бу турыда төпченә башласа, аның җавабы әзер иде.
Ул бу сөйләшүне кызы Нәсимәгә дә кереп сөйләде. Сораштырган кешеләргә җавап бер төрле булырга тиеш иде.
Дәвамы алдагы саннарда
Фоат ГАЛИМУЛЛИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев