Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Ник соң бу шулай?!

Сугыш беткәнгә дә бер елдан ашып бара. Нәсимәгә быел егерме алты яшь тула. Алар заманына гаять зур авырлыклар туры килде. Егерме яшь тулуга, сугыш башланды. Күз өстендә каш булган сөйгән егете Хөрмәт сугышка китеп барды. Кырык бишенче елның мартына кадәр хат-хәбәре килеп торды. Кавышу өмете көннән-көн үсте. Әмма сугышның соңгы айларында нидер булды. Әллә... үлеп калды, әллә... исән булып та язмады. Менә инде бер ел буе кыз кайтыр юллардан күзен алмый көтте. Әмма аның көткәне күренмәде дә күренмәде.

 
 
Сугышның башыннан алып кырык бишенчегә кадәр Нәсимә өчен дә бик авыр булды. Аны апасы Гайшә белән Кукмара киез итек фабрикасына эшкә җибәрделәр. Кышкы көннәрнең берсендә, таң йокысыннан уяна алмыйча ярты сәгатькә эшкә соңга калганнары өчен, җиде кызны өч айга төрмәгә ябуга хөкем иттеләр. Зөя төрмәсендә утырдылар алар. И, ул интегүләр! Үзәк өзгеч озын ач тәүлекләр! Тик бу җәһәннәм базларында да аның күңеленә җылылык бирүче бер чыганак бар иде. Ул да булса – фронттагы сөйгәне. Аңардан килгән хатлар. Солдат киеменнән төшкән егетнең фотосы кыз белән кайда гына булмады, җанындагы нинди генә авырлыкларны бүлешмәде. Аның каравы яшәүгә көч өсти торды.

Зөя төрмәсеннән аны ярты айга алданрак азат иттеләр. Апасы Гайшә, тагын бергә хөкем ителгән биш кыз әлегә чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган шыксыз  койма эчендә калдылар. 

Кечкенәдән кул эшенә оста булды Нәсимә. Әнисе Сәрбиҗамалдан тегү-чигү эшенә өйрәнде. Моны белгәч, төрмәдә утыру стажы зуррак булган бер марҗа апа аңа тамбур энәсе, берничә йомгак җеп, ак бәз табып китерде. Юк вакытны бар итеп, кыз берничә өлге чигеп бирде. Кулыннан, чыннан да, гөл тамуын күргәч, әлеге хатын моны төрмә нәчәлникләренең берсенә әйткән булып чыкты. Берничә көннән Нәсимәне уңайлырак баракка күчерделәр, һәм, әлеге нәчәлникнең хатыны кушуы буенча, чигү эшенә утырттылар.
 
Җырлый-җырлый чикте Нәсимә, бөтен күңелен салып эшләде. Үзенең кулыннан төшкән шул гаҗәп матур бизәкләргә  сокланып карап торды. Мин чиктемме боларны, янәсе. Нәчәлник хатыны да бу эшләрдән канәгать калды. Иреннән, мөмкин булса,  бу кызга мәрхәмәтлерәк булуын сорады. Әнә шулай Нәсимә ирек һавасын ике атнага иртәрәк  сулады. 

Төрмә капкасыннан алар бер Арча хатыны белән бергә чыктылар. Монда аларны поезд белән китергәннәр иде. Кайтканда үз ихтыярларында булып чыктылар. Бер тиен акчасыз, бер кабым икмәксез тимер юл станциясенә таба атладылар. Анда да күңел юатырлык нәрсә булмады. Пассажир поездлары сирәк йөри, йөргәне дә монда туктамый булып чыкты. Бөтен өмет йөк ташучы поездларда. Тик алар кеше утыртмый. Составларны кораллы сакчылар каравыллап йөртә икән. Җәяү генә теркелдәр идең, Идел аркылы ничек кичәсең? Аның күперенә якын да китермиләр икән бит.

Шулай аптырап, инде нишләргә дип торганда, башыннан аягына кадәр күмер тузанына буялган берәү, әллә каян гына килеп чыгып, Арча хатынына эндәште:

– Карап-карап торам да, Халисә түгелсеңдер бит?

Халисә бу таныш тавышка сискәнеп китте. 

 – Әйе шул... Син... Наил абзый? Әйе, бу - мин. Ходай каян туры китерде? Син монда нишләп йөрисең?

 – Без  Арчадан товар поездын алып килдек.  Составны яңа гына тапшырдык. Төн урталарында, яңа составны тагып, Әгерҗегә китәчәкбез. Ә сиңа монда ни калган? Күрәм, бик алҗыгансың да. Нишләп йөрисең?

 – И Наил абзый,  ишетмәгәнсең дә икән, колхоз прсидәтеле әләге белән ярты ел монда төрмәдә утырдым. Менә Кукмара кызы белән икебезне бүген чыгарып җибәрделәр. Ничекләр итеп кайтырга дип аптырап торабыз.

Наил аларга, соң дәрәҗәдә гаҗәпкә калып, текәлеп карады. Аның карашында аптыраудан бигрәк бу хатын белән кызның хәлен аңларга тырышу шәйләнә иде. 

 – Миңа тап булуыгыз - үзе бер могҗиза.  Моны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дими, ни дисең?

Ул, боларга ярдәм итәрлек берәр кеше күренмиме, дигәндәй,  тирә-ягына каранды. Монда аларга бары тик үзе генә ярдәмче була алуын тәмам аңлап, катгый итеп әйтте:

 – Хәзер әнә теге водокачка артына барыгыз.  Ярты сәгатьләрдән мин шунда килермен. Берәр нәрсә уйлап табарбыз, шәт.
 
Наил абзый бу  Халисә дигән  хатынның танышы, гади якташы гына булып  чыкмады. Ул аңа, ераграк булса да,  кода тиешле икән.  Яше буенча эш чутыннан чыккан булуына карамастан, сугыш башлангач, элекке эшенә – паровоз кочегарлыгына чакыртып алганнар. Димәк, ул Зөягә шушы эш белән килеп юлыккан.

Чыннан да, әллә ни озак та тормады, водокачка артындагы бушлыкка Наил абзый килеп чыкты. Кулында бер литр сыешлы калай савыт белән кайнар су, ике кыерчык ипие дә бар. Шуларны ашап-эчеп куйгач, иреккә чыгучыларның йөрәкләре ялгангандай булды, тәннәренә генә түгел, җаннарына да җылы йөгерде. 

- Менә болай, кызлар, сезне Юдинога кадәр поезд артына ук тагылган күмер вагонына утыртып алып барырга килештем. Казанга кергәндә бик каты тикшерү була. Шуңа күрә Юдинодан соң үз җаегызны үзегез карарга тиеш буласыз.

- И-и Наил абзый, ничекләр рәхмәт әйтик! Суның аръягына чыккач, ничек тә кайтырбыз.

Шулай иттеләр дә. Яртылаш күмер төялгән вагонның тузаны авыз-борынга тулу - бер нәрсә, паровоз төтененә ысланып кайту чик-чамасыз кыен булып чыкты. Паровоз торбасыннан төтен белән бергә очкыннар да чыга икән. Шуңа күрә Наил дигән бу рәхмәтле кеше икесенә бер брезент торыпша да биргән иде, шуны бөркәнеп барырга кушты. Юкса, очкыннар төшеп, өс-башыгызны чәрдәкләп бетерер, диде. Ни хәл итәсең, түзделәр.

Юдинода  Наил тагын бер җылы хәбәр әйтте. Казанда составны туктатып тормаячаклар икән, шуңа күрә болар Арчага кадәр кайта алалар! Арчада исә Наил абзый боларны кеше-кара күзенә чалындырмыйча гына төшереп калдырды, җитмәсә, кулларына тагын бер-ике икмәк катысы да тоттырып озатып калды. Аңа елый-елый рәхмәтләр әйтеп, болар икесе ике тарафка  юл тоттылар. Августның җылы төне аларны үз кочагына алды.
 
...Сәрбиҗамал апа бик сәер бер төш күрде. Төрмәдәге кызы Нәсимә Пычак авылы янындагы күпердән аякларын  салындырып утырган да чигү чигә. Чигүенең чәчәкләре шулкадәр матур булып чыга, аларның хуш исе борынны кытыклый, имеш. Шулчак аның тирәсендә ниндидер кара шәүләләр пәйда була. Кызны әйләндереп алалар да чиккән әйберләрен тартып алырга итәләр икән. Сәрбиҗамалның хәле бетә, кызына таба йөгерә, тик барып җитә алмый, аякларын атлый алмый егыла.

Ул йокысыннан куркып уянды. Аятел Көрсине укып дога кылды. Тик төштәге күренешләр һаман күз алдында тора. Нәсимәнең чигү чигүе, анысы, хәерлегә булыр. Әле кичә генә аңа сугыштан хат килде. Белә ана, бу  инде Хөрмәтеннән, күрше Хисмәт малаеннан. Башка чакта хаты өчпочмаклы була торганые. Бусы - дүртпочмаклы. Шактый калын да. Эчендә ниндидер каты әйбере бар, ахры, кәртечке-фәлән түгелме? Кайткач, кызына үз кулы белән тапшырыр, Алла боерса. Чигү чигүе шуның шатлыгыннандыр. Ә нигә Пычак күперендә? Нигә теге шомлы шәүләләр? 

Таң атарга да ерак икән әле. Ананың башына яктырып бер уй килде: нигә шул күпергә барып кайтмаска? Ике генә чакрымда бит ул. Уйлавы булды, җыена да башлады. Нигәдер  төенчек тә аласы итте. Ике телем  икмәк салды, бер-ике алма өстәде, бер шешә сөт куйды. Шуларны төйнәп, уң кулына тотты.  Сул кулына таяк алды. Йоклап ятучы оныкларының өсләренә япты (олы кызы Нурхәятне – боларның әниләрен – урман кисәргә җибәрделәр), ишек яңагына йозак салды һәм ындыр артлатып Пычак авылына таба атлады. Тимерче алачыгын, аннан ат абзары турыннан үтеп китте. Каравылчы өенең тәрәзәсендә тычкан уты  шәйләнеп калды. Аннан зират киртәсе яныннан бара башлады. Туктап, әрвахлар рухына дога кылды. Бераз баргач, иске зират турысына җитте. Монда сугышка кадәр егерме җиде нарат үсә иде. Сугышның беренче елларында аларны утынга кисә башладылар. Хәзер тугызы гына калды. Җилсез көнне дә, кешеләрне шомландырып, шаулап утыралар. 
 
Менә бу юл кырыена якын почмакта үсеп утырган пар наратны җенле, диләр. Хәер, минем күргәнем юк. Әмма кешеләр никтер шул турыдан гел шомланып узалар. Ул җеннәр, дога укысаң, юри үчекләшәләр, бары тик сүгенсәң генә юкка чыгалар икән. Ходай кушмаган эш булмас, курыкмыйм әле. Үзең курыкмасаң, җен генә куркыта алмас. 

Сәрбиҗамал исән-имин генә әнә шул шомлы урынны да үтеп китте. Инде Пычак күперенә дә күп калмады. Төн караңгы. Шылт иткән тавыш юк. Йөрәк тибеше бөтен тирә-якка  ишетеләдер кебек. 

Сөбханалла! Алда ниндидер карачкы күренде. Карчык күңеленә шом керде. Ул, тукталып, шуңа карап тора башлады. Теге карачкы биш-алты адым атлый да егыла, атлый да егыла. Аннан тагын торып китә. Нәрсә булыр бу? Теге пар нарат төбеннән чыккан җен, шулай уратып, каршы яктан киләме әллә? Ул Аятел Көрсине укырга тотынды. Якыная торгач, теге карачкы кыз кеше кыяфәтенә керә барды... Әллә... Нәсимәмме? Яисә Гайшәмме? Сәрбиҗамал апа, куркуын җиңеп, әлеге кызга таба атлады. Кыз тагын гөрселдәп җиргә ауды. Ана аның өстенә иелде һәм Нәсимәсен кочып алды. 

 – Кызым, синмени?

 – И әни, ничекләр белеп килдең?  Кайтып җитәрлек бер генә хәлем дә калмады... Ач мин, ач! Еларлак күз яшем, атларлык хәлем юк. 
 
Ана кызын, өстерәп диярлек, юл кырыенда үсеп утырган арыш кыры эченә алып керде (кеше-кара күреп калмасын!). Кызына әкренләп кенә икмәк сындырып каптырды. Азлап-азлап сөт эчерде. Әле таң сызылырга ике-өч сәгать вакыт бар иде. Шуңа күрә алдына яткырып, берәр сәгать кызын черем иттерде.

 – И бала-бала!  Ник соң бу шулай?! Ник безнең башка  бу газаплар? Ни гөнаһыбыз бар икән? Баламның тәнендә чыпчык чукырлык та ите калмаган? Шыр сөяк бит! Ходаем, кызымның мондалыгын белдергәнең өчен сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтим?! Мин каршыга килмәсәм, бөтенләй дә кайтып җитәсе булмаган бит. Тәмам киселгән бу бала. Кеше күзенә чалындырмыйча гына өйгә алып кайтып җиткерә алса, атна-ун көн тәрбияләр иде тәрбияләвен. Авыл сәвите белсә, аны окоп казырга, бер дә булмаса урман кисәргә җибәрүләрен көт тә тор. Шуңа күрә яшереп сакларга кирәк булыр. Аңарчы өйгә кайтып җитәргә кирәк бит әле. Теге очлы күз Майбәдәр күреп кала күрмәсен. Кәнсәләргә төшәр дә әйтер. Караңгы чакта уятырга кирәк. 

Дәвамы алдагы саннарда

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев